Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә сәяси җәнҗал кыза бара. Имеди тапшыруларын туктатты


Имеди тапшыруларын туктатты
Имеди тапшыруларын туктатты

Президент сайлауга бер атна кала, Грузия янә сәяси җәнҗалга кереп батты. Президентлыкка намзәт- миллиардер Бәдри Патаркацишвили, сайлау вакытында хәрәмләшүгә дәлил китереп, хөкүмәтне бәреп төшерү ниятендә гаепләнә. Үзе ул Грузия рәсмиләрен аны үтерү ниятендә гаепли. Шушы "пычрак сәяси уеннарга" протест йөзеннән, Имеди телекомпаниясе тапшыруларын вакытлыча туктатуын белдерде.


Грузиянең оппозициядәге иң абруйлы Имеди телекомпаниясе соңгы ике айда эфирдан инде икенче тапкыр чыга. Ноябрь аенда Грузия рәсмиләре бу компанияне хөкүмәтнең бәреп төшерелүен хуплауда гаепләгәч, ул бер айдан артык вакытка тынырга мәҗбүр булган иде.

Хәзер компания тапшыруларын үзе туктата. Илдәге "пычрак сәяси уеннарга" протест йөзеннән. Имединең сәяси тапшырулар җитәкчесе Георги Таргамадзе бу адымны бер яктан, хезмәткәрләргә булган басым, икенче яктан, компаниянең хуҗасы һәм президентлыкка намзәт Бәдри Патаркацишвилидан читләшү нияте белән аңлата:

Георги Таргамадзе
"Кабат әйтәм, бу- компанияне ябу түгел, бары тик туктатып тору. Бу адым белән без пычрак сәясәттән читләшергә телибез. Бу протест бер яктан хезмәткәрләргә басым ясаган хөкүмәткә каршы, икенче яктан, компания хуҗасы сайлауда катнашуы сәбәпле килеп туган вазгыятькә каршы", ди Имединең сәяси тапшырулар җитәкчесе.

Президент Михаил Саакашвилига ачыкча каршы чыккан Имеди хуҗаларының берсе Бәдри Патаркацишвили тирәсендә җәнҗал көннән-көн көчәя бара.

Сишәмбедә баш прокурор урынбасары Николай Гварамиа аларда Патаркацишвили тавышы язылган тасма булуын әйтте. Янәсе ул анда Эчке эшләр министрлыгы Эрекле Кодуага 100 миллион доллар тәкъдим итә.

"Аларның планына күрә, Кодуа, сайлаудан соң икенче көнгә җәмәгатьчелеккә ялган бюллетеньнәр тутырылган ике капчык күрсәтергә тиеш булган. Янәсе, хөкүмәт аңа аларны тартмага салырга кушкан, ә ул "чын патриот" буларак, моңа бармаган. Шушы вазгыятьтә ул министрлыкта хакимиятне үз кулына алырга тиеш булган", ди баш прокурор урынбасары.

Тасмадагы тавыш кемнеке икәне әле расланмаса да, ул дәүләт телевидениесендә яңгыратылды, һәм киләсе атна үтәчәк сайлау алдыннан сайлаучыга йогынтысын ясады булса кирәк.

Үз нәүбәтендә Патаркацишвили ягы хөкүмәтне гаепли. Аның сайлау кампаниясен, 2005 елда сәер шартларда вафат булган премьер-министр Зураб Жваниянең энесе Георгий Жваниа җитәкли.

Бадри Патракацишвили
"Хөкүмәт безне пычрак уенга тартып кертмәкче. Ялган мәгълүмат, пропаганда белән. Алар Патаркацишвилины провакация, көч кулланырга теләгән явыз ниятле авантюрист итеп күрсәтергә тырыша. Мин җаваплылык белән әйтәм: якын көннәрдә җәмәгатьчелек барысын да беләчәк", ди Георгий Жваниа.

Ул арада Патаркацишвили үзе дә бер тасма бәян итте. Янәсе анда Эчке эшләр министрлыгы рәсмие кемгәдер Патаркацишвилины үтерергә куша.

Прокуратура бу гаепләүләрне тикшерерәчәген белдерә. Әмма хәзерге вакытта Лондонда яшәүче Патаркацишвили, бу гаепләүләрне сылтау итеп, сорау алуга Тифлискә кайтмас, ди.
Патаркацишвили 5 гыйнвар сайлавында үзен Саакашвилига каршы торырлык бердән-бер намзәт дип саный. Оппозициядәге калган намзәтләрнең мөмкинлеге Имеди эшләүдән туктаганнан соң, юк дәрәҗәсендә.
XS
SM
MD
LG