Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госман хәзрәт: Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел


Госман хәзрәт Исхакый «Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел”, - ди.
Госман хәзрәт Исхакый «Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел”, - ди.

Хаҗдан кайткан Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый «Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел”, - ди. Ә кыямәтне ул җир өстендә көтәргә чакыра.


Хаҗдан кайткан Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый «Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел”, - ди. Шулай ук ул кыямәтне көтәргә чакыра. - Тик җир астына кереп түгел.

Татарстан мөселманнары Хаҗ сәфреннән кайта башлады. Хаҗ сәфәреннән кайтучы мөселманнар 2008 елга нинди планнар белән керә? Бу турыда диндарлар юлбашчысы Мөфти Госман хәзрәт фикерләрен тыңлыйбыз.

“Азатлык” радиосына ул узып барган 2007 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук 2008 елда Казанда Русия мөтфиләр шурасы утырышы узачагын искәртте.

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый 2007 елны мөселманнар өчен шактый катлаулы, ләкин уңышлы булды дип саный. “Мәшәкатләрдән, уңайсызлыклардан соң җайлы вакыт та килә. Мөселманарга төрле яла ягулар да бар. Төрле илләрдә булып торган шартлаулар күңелне борчып тора. Тик безнең Татарстанда тынычлык хөкем сөрә. Шулай ук без ачылучы мәчетләрне күреп сөенеп яшибез. Атна саен диярлек бер гыйбадәт йорты ачылды. Инде хәзер сан дип түгел, сыйфат дип эшлибез. Бу аеруча мәхәлләләрне заманага яраклы гайрәтле,белемле, акыллы имамнар, мөгаллимнәр белән тәэмин итү өчен кирәк”, - ди.

Быелгы Хаҗны да мөфти уңышлы булды дип саный. “Узган елны алты йөзләп кеше барды. Быел исә бер ярым мең хаҗи булды. Инде хәзер кайту юлларында алар. Исән-имин кайтып җитсеннәр.Шулай ук аларның догалары кабул булып Татарстанга бәрәкат бирсен”, - дип сөйли мөфти.

Узып барган елны Аллага ышанучылар игътибарын Пензадагы сектаның җир астына кереп ятуы белән истә калды. Кыямәт көтүне мәселманнар ничек кабул итә?

“Иртәгә кыямәт була дип гыйбадәт кылырга тиешбез. Тик кайда яшәгәнебзне дә онытмыйк. Без Ватанны яки күршеләрне сайламадык. Аларны да хөрмәт итик. Шулай ук кыямәт көтәбез дип яшеренү дә дөрес эш түгел”, - ди Госман хәзрәт Исхакый.

Мөфти: “Яңа ел - мөселман бәйрәме түгел. Тик башкалар бәйрәм иткәч, аларны хөрмәт итәргә кирәк”, - ди. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе бар бәйрәм көтүчеләрне дә тәбрик итә, һәм “2008 елда сәламәтлек, иминлек теләп” кала.

XS
SM
MD
LG