Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова президентны "Ислам җәмәгате" эшен яңадан карап чыгарга өнди


Декабрь ахырында Югары мәхкәмәдә “Ислам җәмәгате” исеме белән танылган төркемнең эшенә карата жәмәгать утырышчылары үзенең карарын чыгарды. Шушы эш уңаеннан милли хәрәкәт вәкиле, Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президентына ачык хат юллады.

Белгәнегезчә, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге һәм Татарстан прокуратурасы алып барган эш нигезендә 17 кешегә канунсыз кораллы төркем оештыруда, Казанның 1000 еллыгы вакытында террор гамәлләрен эзерләү, тыелган дини агымда тору, корал саклаү, йөртү һәм тарату гаепләүләре белдерелгән иде.

Прокуратураның матбугат өчен тараткан хәбәрендә әйтелгәнчә, утырышчылар, барлык 17 кеше дә төрле җинаятьләр кылуда гаепле, дигән карар чыгарган. Әмма аерым кешеләрнең аерым җинаятьләрдәге катнашлыгы дәлилләре җәмәгать утырышчыларын ышандырмаган.

Мәсәлән, кораллы төркем оештыру гаепләве 4 кешегә белдерелгән булган. Утыршычлар, 4тән 2сенең бу эштәге катнашлыгы тулысынча расланмаган, дигән карар чыгарган.

Бар 17 кеше дә террор гамәлләрен әзерләүдә шикләнелгән иде. Җәмәгать утырышчылары 17 кешенең 5се монда бөтенләй гаепсез дигән карарга килгән. Шуннан ары, утырышчылар 3 кешенең корал саклавы дәлилләнмәде, тагын берәү милиция хезмәткәрен үтерергә җыенуда гаепле түгел, дип саный.

Шулай итеп, мәгьлүмат чаралары өчен таратылган рәсми кәгазьдә әйтелгәнчә, җәмәгать утырышчылары, тикшерүчеләр белдергән гаепләүләрнең җинаять эше матераллары белән дәлилләнүен таныган.

Хәзер Татарстан Югары мәхкәмәсе “Ислам җәмәгате” төркемендә торган шушы 17 кешенең эшенә карата ахыргы карарны чыгарырга һәм җазаны билгеләргә тиеш.

Милли хәрәкәт вәкиле Фәүзия Бәйрәмова шул уңайдан мәглүмат чараларына ачык хатын таратты. Татарстан президентына юлланган хатында ул, Миңтимер Шәймиевны “Ислам җәмәгате” төркеменә кергән кешеләрне яклап калырга сорый. Фәүзия Бәйрәмова, алар нахакка гаепләнгән дип белдерә һәм Миңтимер Шәймиевны бу эшне яңадан карап чыгарга чакыра.

Шушы хаты уңаеннан аның үз аңламатларын әлегә сорап булмады. Шушы җәмәгать утырышчылары карары нигезендә Югары мәхкәмә гыйнварның 17сеннән сон утырышын үткәрергә тиеш. “Азатлык” радиосы бу эшне алга таба да күзәтеп барачак.
XS
SM
MD
LG