Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кения прокуроры тавышларны кабат санарга чакырды


Найроби-- Кениянең баш прокуроры Амос Вако, президент сайлавында бирелгән тавышларны кабат санарга чакырды. Сайлау комиссиясе, җиңүче дип,президент Мваи Кибакинины игълан иткән иде. Оппозиция җитәкчесе Раила Одинга моны хәрәмләшү дип атады.

Шушы низаг сәбәпле, башланган һәм 5 көн дәвам иткән чуалышлар нәтиҗәсендә 300-дән артык кеше һәлак булды.

Оппозиция бүген чираттагы урам җыенын үткәрәсе иде. Полиция белән чуалышлар башлану аркасында митинг киләсе атнага күчерелде.

Африка берлеге, Кушма Штатлар, Британия Кениядәге низагны хәл итү тырышлыкларын күрә.
XS
SM
MD
LG