Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Нинди басмаларга язылдыгыз, ниндиләрен укыйсыз?


- Төрлесен укыйм. “Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре”н яздырам.
- Алар дөресрәк мәкаләләр бастыра. Яшьләр проблемалары турында, мәдәният мәсьәләләре, татар теле һәм татарлыгыбыз турында язалар.
- “Комсомольская правда” һәм “Огонёк”. “Комсомольская правда” гәзитендә сәясәт, дөнья хәбәрләре турында үземә кирәкле әйберләрне табам.
- “Ватаным Татарстан”ны яздырып укыганым юк. Мин аны бик сирәк укыйм.
- “Безнең гәҗит”не Бауман урамыннан сатып алып кайтып укыйм.
- “Дуслык”ны (Чирмешән район гәзитен) укыйбыз. Алар авыл хуҗалыгы турында яза.

- Гәҗитләр укымыйм.
- “Телешоу” журналын укыйм. Анда атналык телевидение программасы бар, һәм алхәбәр бирелә, бар кинолар, театрлар турында.Ул атнага бер чыга.
- Минем эшем бар, телефоннар сатам. Вакытым юк, шуңа күрә укымыйм.

- Мин бөтен мәглүматны телевизор белән интернеттан алам.
- “Казанские ведомости” гәзитен укыйм. Шәһәрдә булган бар хәбәрләрне аннан белеп була.
- “Комсомольская правда” гәзитен укыйм.
- Хәзер бөтен гәзитләр дә дөресен язмыйлар.
XS
SM
MD
LG