Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ф.Бәйрәмова: Шәймиевтан башка мөрәҗәгать итәрлек кешем юк


"Иттифак" фиркасе башлыгы Татар Конгрессының IV корылтаенда, 2007 ел
"Иттифак" фиркасе башлыгы Татар Конгрессының IV корылтаенда, 2007 ел

Милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмова "Ислам җәмәгате" төркемен якларга сорап президент Миңтимер Шәймивка ачык хат юллады. "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә ул моның сәбәпләрен аңлата.

“Ислам җәмәгәте” дигән исем белән танылган төркемнең җинаять эшләрен мәхкәмәдә карау, 29 декабердә җәмәгать утырышчыларның гаепләү карарын чыгару турында инде хәбәр иткән идек. Белгәнегезчә, шушы мөселман төркеме, Теләче районында электр баганасын шартлату, Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителгәндә Татарстанның төп сәнәгать оешмаларын шартлатырга җыену, тотыклар алырга ният итү, тыелган дини агымда тору, корал саклау кебек җинаятләрдә гәепләнде. 31нче декабрьдә милли хәрәкәт вәкиле Фәүзия Бәйрәмова шушы эшне яңадан карап чыгарга өндәп Татарстан президентына ачык хат юллаган иде. Бу хатны язарга аны нәрсә этәргән, нигә Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президентына нәкъ менә хәзер мөрәҗәгать итәргә булган? Аның белән телефон элемтәсенә кереп, бу хакта үзеннән сорадык.
"31нче декабрьдә минем Чаллыдагы фатырыма, төрмәдә утыручы бер мөселманның әтисе килеп керде. Гамил әфәнде Камалетдинов. Ул бик күңелсез хәбәр әйтте. Җәмәгать утырышчылары шушы төркем гаеплеме, юкмы дигән сорауга, бер авыздан, гаепле, дигән карар чыгарган. Гаепләнүче кешенең әтисе бик борчылган иде. Ул мине М.Шәймиевка ачык хат язырга сорады. Мин ашыгыч рәвештә аны яздым һәм президентка, мәгълүмат чараларына җибәрдем. Бу утырышчылар карарыннан соң бер якка да борылу мөмкин түгел иде, хәзер аларга җәза биргәннәрен генә көтәсе кала иде. Бу хәбәр миңа бик авыр тәэсир итте. Мин аларны гаепсез дип табырлар, дип өметләнә идем. 21нче гасырда татар иле өстендә яңадан богау чыңлауларын ишеткәндәй булдым.

Тоткыннның әтисе, шушы гаепле дигән карарны ишеткәч, читлек эчендәге мөселманнарның кайсеберәүләре аңнарын җуеп егылганнарын сөйләде. Чөнки алар да, аларны гаепсез дип табырлар, акларлар һәм яңа елга чыгарып җибәрерләр, дип көткән булган.
Инде хәбәр иткәнебезчә, җәмәгать утырышчылары бар 17 кеше дә төрле җинаятьләрдә гаепле дигән карар чыгарган, әмма аерым кешеләрнең аерым җинаятьләрдәге катнашлыгы булуы белән алар килешеп бетмәгән. Мәсәлән, террор гамәлләрен әзерләүдә 17 кешенең 5се гаепле түгел, 2 кеше кораллы төркем оештыруда катнашмаган, дигән карар чыгарган алар. Фәүзия Бәйрәмова, берничә кешеләрдән кайбер гәепләүләр алынса да, төп төркемне, якынча 12 кешене 10 елга утыртырлар, дип фаразлый.
"Террор мәтдәсе белән 20 ел бирерләр иде, монда террор булмаган, бернәрсә шартламаган, беркемгә зыян килмәгән. Теләче районында гына багана ауган булган. Террор мәтдәсе белән бирелә торган җәзаның яртысын бирерләр иде ният өчен. Нияте булганмы, юкмы, аны Ходай Тәгалә үзе генә белә. Минемчә, аларның нияте дә булмаган. Мин ул мөселманнарны беләм, алар андый кеше түгел. Араларында бәлигъ булмаган балалар да бар. Бу уйлап чыгарылган эш булды,” – ди Фәүзия Бәйрәмова

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үз чыгышларында, Казанның 1000 еллыгы вакытында террор гамәлләренең әзерләнүен, федераль иминлек хезмәтләренә сизгерлеге өчен рәхмәтләр әйтте. Нигә сез шушы мөселманнарны якларга дип аңа мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?

“Ул безнең Конституция гаранты, Татарстан ватандашларын яклаучы, милләт алдында да, Аллаһ Тәгалә алдында ул җавап бирәчәк. Бүтән минем кешем юк. Мин Путинга мөрәҗәгать итә алмыйм, чөнки Русия моны үзе оештырды. Мин мәхкәмә карары чыгарылганчы, ягъни 17 гыйнварга кадәр, Татарстан президентының бу эшне яңадан карап чыгуын телим. Шәймиевны бу егетләр террор эзерләгәннәр дип, ялган белән ышандырганнар. Ә тагын кемгә мөрәҗәгать итим, тагын кем бар татар дөньясында? Хокук яклау оешмалары юк безнең. Менә хәзер хатны урыс һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп, бу мәсьәлә белән дөнья җәмәгатчелегенә чыкмакчы булам. Чөнки башкача мөмкинлек юк,” -
диде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасе, милли хәрәкәт вәкиле Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG