Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен татарлары Раштуаны каршылый


Раштуага кеше күп килә. Ул 6 гыйнвар төнге уникедә башлана, - ди Павел атакай.
Раштуага кеше күп килә. Ул 6 гыйнвар төнге уникедә башлана, - ди Павел атакай.

Урыс православ чиркәве гыйбадәтханәләрендә 6 гыйнвар төнендә дога кылыначак. 7 гыйнвар көне Русия һәм Татарстанда рәсми бәйрәм, ял көне.


7 гыйнвар көне Русия Һәм Татарстанда ял көне. Раштуа бәйрәме. Керәшен татарларының кайберләре исә чиркәүләргә 6 гыйнвар төнен озатырга ук бара. Урыс православ чиркәве гыйбадәтханәләрендә шул төнне Раштуа каршыланып дога кылыначак.

Шушы бәйрәм һәм керәшеннәр турында сорауларга җавапны Казандагы Тихвин чиркәве рухании Павел атакай һәм шунда йөрүче Аннук түтәй Иванова бирде.

“Безнең мәхәллә унбиш ел инде эшли. Раштуага кеше күп килә. Ул төнлә уникедә башлана. Алтынчы гыйнварда чиркәүләргә кеше, башка вакыттан аермалы буларак, бик күп була. Аннары бәйрәм башлана”, - дип сөйли Павел атакай.

Ул бала чагында ук “диний (дини) гаиләдә” яшәвен искәртә. “Без чиркәүгә бара алмасак, өйдә укый идек. Келәүләрне белә торган әби-бабайлар була торган иде. Өстәлдә инде шул хәлвә була иде. Укытучылар рәхмәт әйтми иде инде. Тик заманасы шундый иде бит. Авыр чорлар. Аңа зарланып булмый.”

Шулай ук Павел атакай үз чиркәүләренең махсус китаплар бастыруын әйтә. Ул, Татарстанда керәшенчә дога кыла торган 5-6 гыйбадәтханә бар ди. Ә Башкортстан, Удумуртиядәге керәшеннәрнең чиркәүләрен ул белми. “Алар бездән килеп иман китапларын гына алып китәләр,” ди ул.


Ә Анна Иванова исә быел Тихвин чиркәвенә бара алмый. Радио аша: “Котлыйм бәйрәм белән. Мин үзем быел авырдым”, - ди. Аннук түтәй, шулай ук бала чакта күчтәнәч җыя идек, дип тә искә ала. “Авылга кайткан юк. Хәзер баедылар инде, авылда да башкачадыр дип уйлыйм”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG