Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт өчен ярыш башында алга Обама белән Һакаби чыга


Айова ярышында алда килгән днмократ Барак Обама һәм республикан Майк Һакаби
Айова ярышында алда килгән днмократ Барак Обама һәм республикан Майк Һакаби

Шулай итеп, дөньядагы иң куәтле вазифа - американ президенты булу өчен ярышка рәсми старт бирелде дияргә була. Кушма Штатларның Айова штатында демократларның да, республиканнарның да беренчел сайлавы узды. Беренчеләреннән анда сенатор Барак Обама, ә икенчеләреннән исә Майк Һакаби җиңеп чыкты. Әмма бу әлегә зур бер көрәшнең башы гына, ноябрьдәге тавыш бирү көненә кадәр хәлләр тамырдан үзгәрә ала.


Ак йортка илткән озын һәм сикәлтәле юлда шулай итеп алга чыгучылар да, һәм үзенә күрә беренче адымда ук абынучылар да бар. Җиңүчеләрне читтән тыңлап торсаң, алар президентлыкны инде бүгеннән үк яулаган ахры, дигән хис кала.

"Без шушы кичне күргән нәрсә ул американ сәясәтендә яңа көн булып тора. Американың сәяси тормышы өчен яңа көн бар американ хөкүмәтенә дә кирәк булган кебек зарур бер нәрсә. Һәм шул көн бүген Айова штатында башланды, әмма ул хәзер башка штатлар аша да үтеп, Ак йортка кадәр барып җитәчәк", дип белдерде үзенең республикан намзәтләр арасында җиңүе игълан ителгәннән соң Һакаби.

Айовада беренчел сайлау мизгеле
Элек үзе шулай ук нигездә авыл хуҗалыгына нигезләнгән Арканзас штатын җитәкләгән, соңрак исә баптист вәгазьче булган Һакаби Айовада шул элекке капиталын чыннан да бик оста файдаланды һәм үзен кешеләргә сүзен ярып әйтә торган, халыктан чыккан бер зат итеп күрсәтте. Гади сайлаучы аны берьяктан үзенә тиң кеше итеп күрә, икенче яктан Һакаби Арканзас губернаторы тәҗрибәсе белән үзенең илдәге иң югары эшкә дә лаеклы һәм әзерлекле булуын раслый.

Аның төп көндәшләреннән берсе, Айова ярышында икенче килгән Митт Ромни (әйткәндәй, аның да губернатор тәҗрибәсе бар, ул Массачусетс штатын җитәкләгән иде), Айовада шактый гына акча сарыф итте, әмма республикан тавышларының күпчелеген - 34 процентын - барыбер Майк Һакаби җыйды.

Демократлар ягында да нәтиҗәләр шактый кызыклы. Анда җиңгән Барак Обама да үзенә игътибарны тәвәккәллеге, президент ярышында җиңүенә ышануы белән җәлеп итте.

"Без биредә куркуга караганда өметне сайлыйбыз. Без бүленүне түгел, берләшүне сайлыйбыз. Һәм шуның аша бар Америкага үзгәрешләр килә дигән көчле бер ишарә җибәрәбез", дип белдерә демократлар партиясенең намзәтләре арасыннан җиңгән Барак Обама.

Обама Кушма Штатларның икенче бер штатыннан - Иллинойстан сенатор булып тора. Үзенең сайлауалды көрәшен ул "өмет" һәм "үзгәреш" дигән шигарьләр белән алып бара. Обаманың башка намзәтләрдән төп аермасы алай да бу түгел, ә аның американ тарихында беренче мәртәбә президент ярышының шушы стадиясенә кадәр килеп җиткән тәүге афроамерикан булуында. Ягъни аның ата-бабалары чыгышы белән Африкадан.

Әлегә ул үзенең төп көндәшләрен - 2004-нче елгы сайлауда вице-президент намзәте буларак катнашкан Джон Эдвардсны һәм икенче бер мәшһүр сенатор Һиллари Клинтонны уза алды. Әмма Айовадагы уңыш үзеннән-үзе башка штатларда да кабатлана дигәнне аңлатмый.

Нәкъ шундый ук беренчел сайлау намзәтләрне хәзер Нью-Һэмпшир штатында көтә, анысы киләсе сишәмбедә узачак. Мондый үзенә күрә иләк аша узу һәр штатта була. Һәр партиядән президентлыкка һәм вице-президентлыкка төп намзәтләр исә аларның корылтайларында игълан ителә. Демократлар аны август азагында Денвердә, республиканнар сентябрь башында Миннеаполистә үткәрә. Президент сайлавы Кушма Штатларда ноябрьнең 4-енә билгеләнгән.

Халык арасындагы абруйларына карамастан, Айовада әлегә алга чыккан Обаманың да, Һакабиның дә ике җайсыз җитешсезлеге бар - аларның берсендә дә тышкы сәясәт тәҗрибәсе юк диярлек.
XS
SM
MD
LG