Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел без яшьләргә ниләр ишеттердек?


Ландыш Нигъмәтҗанова 2007 елда яшьләр арасында иң популяр җырчыларның берсенә әверелде
Ландыш Нигъмәтҗанова 2007 елда яшьләр арасында иң популяр җырчыларның берсенә әверелде

Яңа елда “Азатлык”ның беренче яшьләр тапшыруы узган елда чыккан тапшыруларына нәтиҗә ясый. Чөнки тапшыру геройлары безнең тапшырулардан соң ниндидер уңышларга ирешәләр, чит илләрдә яшәп, укып кайтырга өлгерәләр.


Былтыр без яшьләр тапшыруларын альтернатив татар җыры дискы чыгуы турында хәбәр итеп башлаган идек. 2007 ел башында альтернатив татар җыры; рок, рэп, хип-хоп - яңалык, ишетелмәгән башкарылу кебек килеп кергән иде. Вакыт үтү белән бу юнәлеш яшьләр тормышына нык кереп китте.

“Үзәк пати” кебек айга бер тапкыр яңача туслану кичәләре барлыкка килде. Шул ук вакытта, калган төнге кичәләр үткәрелде. Шуларның берсендә, татар дискотекасында кызлар сугышына тап булдык, аларны да сөйләми кала алмадык, вакыйганың үзәгендә булган кызны радиога чакырган идек.

Казанда ул татар дискотекасы еш уза, бу хакта күп сөйлибез инде. Узган елны Мәскәүнең төнге клубларының берсендә узган дискәтүкне дә яшьләр тапшыруында әйтми кала алмадык.

Айфара
Татар эстрадасында популяр төркемнәрдән саналган “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин да бездә булып, “Айфара”ның 15 елга якын сәхнә тотуын сөйләде. Алмаз соңгы “Татар җыры” фестивалендә дә алтын барс алды, ул анда берничә ел рәттән катнаша инде.

“Азатлык”ның яшьләр тапшыруы 2007дә үткән “Корган ботак” иң начар җырлар бәйсендә дә катнашып, аны оештыручыларны студиягә чакырып радиотыңлаучыларны беренче татар антихитбарады белән таныштырдык.

Былтыр да, соңгы еллардагы кебек спорт өлкәсендә аерым командаларның җанатарлары күзгә күренеп артты. Без инде бу күренешне өйрәнергә, җанатарлык мавыгумы, әллә авырумы икәнне белергә булдык һәм тапшурыларыбызның берсе шул темага багышладык.

2007 ел яшь җырчылар өчен уңайлы ел булды диләр, чөнки кастинглар, бәйгеләр күп оештырылды. Аларга бары җырны яздырырга кыйммәт булмаган студия табасы калды. Ә монда яшьләргә “Сәләт” яшьләр фонды ачык йөз күрсәтте, үз канаты асытында “Риф рекордс” дигән студия ачты.

Кайвакыт “Азатлык”ның яшьләр тапшыруы узган ел җырчылар янында гына йөргән икән дип уйларга мөмкин, тик алай дип әйтергә ашыкмагыз әле. Без Казанның Камал театрында эшләүче, иҗат итүче яшь драмматурглар белән дә таныштык, сезгә аларның уй-фикерләрен җиткергән идек.

Менә шушындый яшь талантларны, дөресрәге артист буласы килгән егет-кызларны “Яңа гасыр” телеканалы “Бирегез мәйдан” проектына чакырган иде. Әлеге проектта катнашучы Наил Һарунов бездә кунакта булып киткәннән соң “Бирегез мәйдан”да җиңү яулады. Ул вакытта ул үзенең җиңәсенә ышанмый иде әле.

Айрат Ильсов, Ләйсән Сөнгәтова
Гомүмән алганда узган ел “Азатлык”ның яшьләр тапшыруында популяр яшь башкаручыларның күбесе кунакта булып китте. Шулардан Альбина Апанаева, Ләйсән Сөнәгәтова. Ләйсән 2007 елда татар дискотекаларында популяр төркемнәрдән саналган “Эссе”нең солисты Айрат Ильясовка кияүгә чыкты.

Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә. Бу соңгы ике яшь җырчы былтырның декабрь аенда узган “Татар җыры”нда алтын барс та алдылар әле.





Шакүр
Шулай ук татарча хип-хоп башкаручы Шакүргә дә узган елда дипломнар күп эләкте. Ә бит тапшыру вакытында алар шундый гади иделәр, талантлары белән артык мактанмадылар кебек.
Былтыр без яшьләр тормышында, иҗатларында, укуда, эштә булган яңалыкларны кызыклы дип саналганнарын язып-сөйләп бардык.

Безнең былтыр эфирга чыккан яшьләр тапшыруларында солдатта, яшь популяр җырчылар да, dj-лар, телевидение-радионың яшь алып баручылары, спортсменнар, студентлар барсыда катнашты һәм әлбәттә Алла боерса киләсе тапшыруларда да катнашырлар. Студент дигәннән, менә әле бу көннәрдә былтыр безнең яшьләр тапшыруында катнашып киткән Лилия исемле кыз Америка кушма штатларыннан туган ягы Казанга кайта. Ул Татарстан республикасы хөкүмәте биргән грант ярдәмендә ярты елга чит илгә белем арттырырга киткән иде.

Вакыт уза безнең геройларның да тормышы үзгәрә бара. Киләчәк тапшыруларда да без сезгә яшьләр өчен кызыклы вакыйгаларны күрсәтербез, туры юлдан тайпылмаска рухи көч бирербез.
XS
SM
MD
LG