Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Бәйрәмнәрдә күпме акча тоттыгыз?


- 2000 сум киткәндер инде, әти-әниләргә, ярәшкән кызга бүләкләр алу белән. Әле бәйрәмнәр дәвам итә, акча китә дә китә әле.
- Иң зур сатып алган әйбер телефон булды. Әниемә 3600 сумга телефон алып бирдем.
- Бернәрсә дә алмадым. Хатыным миңа Яңа елга калын халат бүләк итте.
- 5000 сум бар инде.
- 2000 сум, күп түгел. Әле яшисе бар, акчаны калдырдык. Хезмәт хакын алганчы, шуңа кадәр сузарга кирәк.
- Без ирем белән икәү генә торабыз. Бик күп тотмыйбыз акчаны. Картайгач, җиләк-җимеш кенә күбрәк ашыйбыз, әйтә алмыйм күпме тотканбыз.
- Елдагыча, 5000 сум чамасы. Кунаклар килә, ризыклар, бүләкләр алабыз.
- 4000-5000 сум акча китә.
- 27000 сум. Бик кыйбат бүләкләр алдык - хатынга, әниләргә, алтын балдак, алкалар, муенса.
- Бер $1000 тирәсе булгандыр. Без Америкадан ял итәргә килдек. Шарфиклар аласыбыз килә. “Шаляпин” кунакханәсенә урнаштык. Анда ресторанда татар ашларын бик яратып ашыйбыз көн саен. Минем милләтем урыс, ә ирем Америка кешесе.
- Хәйран акчалар тоттым.Көнкүреш әйберләре: кершән-сандал, парда пешерә торган кәстрүл, үтүк. Бүләккә чәйнек әтиләргә. Барысы 15000 сум булгандыр.
- Дүрт кеше без гаиләдә, 2500-3000 сум һәр кешегә санасак, барысы 12000 сум булгандыр.
- Миңа шашка бүләк иттеләр, ә дәү әнием 999 сумга тимераяк бүләк итте.
- 5000-6000 сум киткәндер барысына, бизәнү әйберләре, кием-салым, туфлиләргә.
- Улыма ике бүлмәле фатир алып бирдек, ипотека белән. Өйләнә ике айдан. Шуның өчен аңарга зур бүләк эшләдек.
- Әле санап бетермәдек. Акчаны туздыра гына башладык әле.
- Без бүләкләр алып туганнарны, балаларны котладык та, инде акчасыз утырабыз. Хәзер күбрәк саф һавада йөрибез. Акча азрак булган саен, безнең сәламәтлек яхшыра.
XS
SM
MD
LG