Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе көрәшен дәвам итмәкче


Леван Гачечиладзе үзәк сайлау комиссиясе бинасы алдында, 08.12.2007
Леван Гачечиладзе үзәк сайлау комиссиясе бинасы алдында, 08.12.2007

Грузиядә президент сайлавы тирәсендә киеренкелек дәвам итә. Рәсми нәтиҗәләр белән канәгать булмаган оппозиция сишәмбедә үзәк сайлау комиссиясе бинасына бәреп керде һәм комиссия рәисен хәрәмләшүдә гаепләп, аның урыныннан китүен таләп итте.


Президентлыкка дәгъва иткән Леван Гачечиладзе оппозициянең башка вәкилләре белән сишәмбедә Грузиянең үзәк сайлау комиссиясенә бәреп кереп, комиссия рәисе Леван Тархнишвилине хәрәмләшүдә гаепләде һәм урыныннан китергә таләп итте.

Комиссиянең әлегә рәсми игълан ителмәгән нәтиҗәсенә күрә, шимбә көнне үткән вакытыннан алда президент сайлавында хәзерге президент Михаил Саакашвили тавышларның 52% чамасын җыйган. Икенче урында Леван Гачечиладзе, аның - 25% чамасы.

Бу нәтиҗәгә күрә, Саакашвили беренче турда ук җиңә дигән сүз, икенче тур кирәк булмаячак.

Оппозиция бу нәтиҗә белән килешмәвен, игълан ителгән саннарның чынбарлык белән туры килмәвен, һәр тавыш өчен көрәшәчәген белдерә.
Леван Гачечиладзе (с) Леван Тархнишвили (у) белән тарткалаша
"Без сезнең белән сез грузин халкы белән сөйләшкән телдә сөйләшәчәкбез. Сез бу сайлауда хәрәмләштегез, моның өчен бар грузин халкы алдында җавап тотачаксыз һәм хөкем ителәчәксез. Мин сезгә сүз бирәм", диде оппозиция намзәте Леван Гачечиладзе.

Гачечиладзе үзәк сайлау комиссиясе рәисе Тархнишвилины тавыш бирү протоколларын күрсәтергә таләп итте. Андагы нәтиҗәләрне игълан ителгән саннар белән чагыштыру өчен.

Тархнишвилины, оппозицияне, аның эш бүлмәсендә бәреп керүдә һәм басым ясауда гаепләде.

Оппозиция сишәмбедә Тифлистә каршылык чарасы башлау белән янаган иде. Ләкин соңгы минутта урам җыенын үткәрмәскә, аның урынына көрәшне мәхкәмәдә алып барырга карар ителде. Таләпләре үтәлмәсә, оппозиция ачлык игълан итәчәген белдерә.

Ул арада халыкара күзәтүчеләр, тавыш бирү вакытында аерым тәртип бозулар булса да, нигездә, алар гадел һәм ирекле үтте, дип белдерә.

"Грузия халкын котларга кирәк. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы әйтүенчә, бу сайлау халыкара таләпләргә нигездә туры килгән. Шул ук оешма кайбер проблемнар булуын да ачыклаган. Без Грузия хөкүмәтен аларны тикшерергә чакырабыз. Ләкин, гомумән алганда, оешма фикеренчә, бу сайлау Грузия халкының теләген дөрес чагылдыра", диде Кушма Штатларның дәүләт департаменты вәкиле Шон Маккормак.

Котлауны шулай ук Европа Берлеге дә ирештерде һәм Грузиянең бар сәяси көчләрен сайлау нәтиҗәләрен ихтирам итергә һәм илнең киләчәге өчен бергәләп эшләргә өндәде.
XS
SM
MD
LG