Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шартлау корбаннары саны арта


Кече Печора урамындагы торак йорта газ шарталаган дип фаразлана
Кече Печора урамындагы торак йорта газ шарталаган дип фаразлана

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына караганда, Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны дүрткә җиткән. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Хәрәбәләр арасыннан 3 кешенең мәете чыгарылган.


Казан вакыты белән 0.26 сәгатьтә өч катлы өч подъездлы йортта (Казан, Авиатөзелеш районы, Кече Печора урамы, 7) шартлау булган. Көнкүреш газы шартлаган дип фараз кылына. Нәтиҗәдә, йортка ут капкан һәм бер подъезд өлешчә ишелеп төшкән.

Җимерелеп төшкән конструкцияләрне аралау һәм зыян күрүчеләрне эзләү эшләре дәвам итә. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү эше алып барыла.

Каза урынына президент Шәймиев килде


Казанда шартлау булган йорт янында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев булды. “Хәзер әле төгәл итеп әйтеп булмый. Чөнки кемдер әле кунактадыр. Бәлки кемдер аларга да кунакка килгәндер. Корбаннар саны артырга да мөмкин”, - диде ул журналистлар өчен. Шулай ук халык белән аралашканда Миңтимер Шәймиев көндәлек тормышта килеп чыккан каза дип исәпләвен әйтте. Ул ут һәм шартлау яшәүчеләрнең саксызлыгыннан килеп чыккан дип фаразлый.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, Казанның Авиатөзелеш районында торак йортта булган шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләрнең саны 4 кешегә җиткән. 12нче шәһәр хастаханәсендә бирегә авыр хәлдә китерелгән 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Харәбәләр астында тагын якынча 15 кеше бар дип фаразлана.

Баш табиб Тәүфыйк Сафин җитәкчелегендә даими киңәшмә бара. Шул ук вакытта Республика клиника хастаханәсенең пешүләрне дәвалау бүлеге хезмәткәрләре бүген иртән 12 хастаханәгә барып пешкән хасталарны дәвалау буенча киңәш биргән.

Казанда салкын һава торышы тора. Төнлә суыклык утызга якын булды дип сөйләшкән Кече Печора урамындагы халык. Әле көндез дә Казанда егерме градус чамасы салкын. Йортларда бик еш өстәмә җылыту җиһазларын кулланалар. Плитәдә газ ягып куеп та җылынучылар бар.

Кече Печора урамындагы торак йорта газ шарталаган дип фаразлана
Кече Печора урамындагы торак йорта газ шарталаган дип фаразлана
Кече Печора урамындагы торак йорта газ шарталаган дип фаразлана

XS
SM
MD
LG