Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили кала, сәясәте – үзгәрәме?


Михаил Саакашвили Гелати чиркәвендә
Михаил Саакашвили Гелати чиркәвендә

Чәршәмбедә Грузиядә президент сайлавының рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Президент Михаил Саакашвили урынын саклап калды. Ләкин икенче мөддәтенә ул күпкә азрак хуплау белән керешәчәк. Шушы нәтиҗә аның сәясәте үзгәрүенә китерерме?


Соңгы 3 көндә Михаил Саакашвилиның үзен тотышы шактый үзгәрде, дияргә була. Моңа кадәр чая булып күренгән һәм гел үзенекен алга сөргән сәясәтче көч-хәл белән икенче турдан котылып калганнан соң, сүзләрен үлчәп әйтә, көндәшләренә хезмәттәшлек тәкъдим итә башлады.

Сишәмбедә телевидение әңгәмәсе вакытында ул яңа хөкүмәткә "киңрәк даирәдән" сәясәтчеләр керәчәк дип, күпләрне гаҗәпкә калдырды. Моңа кадәр, "бу сайлау җәмгыятьтә фикер төрлелеген күрсәтте, безгә тавыш бирмәгәннәрнең фикерен без кире кага алмыйбыз", дигән сүзләр әйткән иде.

Грузиянең сәяси сәхнәсендәге бу үзгәрешләргә Көнбатыш рәсмиләре сак кына канәгатьләнү белдерә.

"Грузиядәге бар тарафларга – хөкүмәтме ул, оппозицияме – әйтәсе килгән шул: инкыйлаб тәмам, хәзер демократик институтлар төзү өчен җитди һәм авыр эш вакыты җитте. Урам кагыйдәсе түгел, канун кагыйдәсе чоры. Ләкин тыныч каршылык чаралары да демократиянең бер өлеше", диде Кушма Штатлар дәүләт секретаренең Европа һәм Евразия эшләре ярдәмчесе Маттью Бриза.

Тагын бер кискен үзгәреш – яңа президентлык мөддәтен Саакашвили олы күршесе Русия белән мөнәсәбәтләрне рәткә салудан башлау ниятен белдерде. Русия президенты Владимир Путинны вазифага керү тантанасына чакырганын әйтте. Путинның президент сыйфатында Грузиядә әле булганы юк.

Шушы үзгәрешләр Саакашвилиның беренче мөддәте вакытында тәкрарланган, Русия канаты астыннан чыгып, НАТО һәм Европа Берлегенә керү максатыннан ваз кичүне аңлатмыймы?

Стокһольмдагы Иминлек һәм сәяси үсеш институты белгече Сванте Корнелл фикеренчә – юк.

"Грузиянең НАТО белән хезмәттәшлеге илдәге һәм төбәктәге иминлекне нык яхшыртачак, чөнки бу очракта Грузия Европаның иминлек системына тоташа һәм Русиянең теләкләренә азрак бәйле булачак, ә алар шактый", ди Сванте Корнелл.

Көнбатыш һәм аерым алганда Кушма Штратларның киләчәктә Грузиягә игътибары ни дәрәҗәдә булыр – әйтүе кыен. Оппозиция белән күпмедер бәйләнеше булса да, Вашингтонның мәрхәмәте моңа кадәр күбрәк Саакашвили ягында иде. Хәзер Американың үз мәшәкатьләре, җитмәсә быел - сайлау елы. Бу халәттә аның Грузиягә дәрте дә, дәрманы да калмаска мөмкин.
XS
SM
MD
LG