Accessibility links

Югалсам да, көт син мине! (12)


Югалганнар табыша. Азатлык ярдәме белән.
Югалганнар табыша. Азатлык ярдәме белән.

Әнүзә Камалтдинова абыйсы Илгизәр Нуриевне эзләп тапкан. Заюшева Земфира Фатиха Тукузинаны, Земфира Архипова Адиль Тургутны эзлиләр.


Үзбәкстанда яшәүче Заюшева Земфираның 1920 еллардан бирле Төркиядә яшәгән дәүәнисенең апасы Фатиха Тукузинаны һәм аның туганннарын Истамбулдан эзләтүе турында.
Икенче хатыбыз: Казахстанның Семипалат шәһәреннән Земфира Архипованың Истамбулда яшәүче Адиль Тургутны эзләтүе турында.
Быел, югалган туганнарын эзләп табучылар турында тапшыруыбызны менә бу хаттан башлыйбыз. Екатеринбургта яшәүче Әнүзә ханым Камалтдинова үзенең ике туганнан туганы 1939 елгы Нуриев Илгизәрне 1995 елдан бирле эзләве турында язган.
Русиянең 1 каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов безгә аның табылуы турында мәгълүмат бирде. Нуриев Илгизәрнең бүгенге көндә Казанда яшәве билгеле булды.
Нуриев Илгизәрнең туган ягы Башкортстанның Илеш районы икәне турында да мәгълүмат бар. Әмма ул соңгы елларда башка җирдә яшәү сәбәпле, Башкортстан якларына кайтканы юк икән.
Без Азатлык радиосыннан Илгизәр Нуриевкә шылтыратып, аны эзләп таптык. Ул бүгенге көндә үзәк музейда эшли икән. Сезне туганыгыз эзләп табуына сез шатмы? дигән сорауга, ул болай диде.

Мин аларның иң зур абыйлары.Төрле сәбәпләр аркасында, мин 10 еллап туганнарым белән аралаша алмадым. Хат та яза алмадым. Димәк, алар мине бик хөрмәт итәләр икән. Әнүзә минем сеңлем. Илеш районында Үрмәттә минем туганнарым калмады, барысыда Екатеринбург шәһәрендә яшиләр. Әнием дә Екатеринбургта җирләнгән. Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Иртәгә үк телеграмма бирәм эзләгән туганннарыма, - диде Казанда яшәүче Илгизәр Нуриев.
Ә эзләп тә, әле табылмаганнар турында берничә хатны укып китәбез. Бу хатларны Илгизәр Шарафутдинов укый.
Беренче хат.
Бу хатлар Төркиягә кагылган. Фатиханың кыз фамилиясе Тукузина, аның ире Байрашев Фатих икәне билгеле. Бу хатны Үзбәкстанда яшәүче Заюшева Земфира яза. Ул үзенең дәүәнисенең туганнарын табарга өметләнә. Дәүәнисе 1920 еллардан бирле Төркиядә яшәгән. Аларның дүрт уллары булган. Абдулхалил, Абдулхамит, Абдулгамит, Әнвәр. Ә Тукузина Фатиханың сеңлесе Мәхфүзә Тукузина була. Земфира Заюшева Мәхфүзә Тукузинаның оныгы. Тукузина Фатиха ул инде исән дә түгелдер бәлки, чөнки алар инде 1920 нче елларда ук яшәгәннәр Истамбулда. Ә аның балалары, туганннары исән булырга мөмкин дип, өмет итә Земфира Заюшева.
Икенче хат. Бу хатны да Илгизәр Шарафутдинов укый.
Тагын бер хат язылган ел ахырында гына. Архипова Земфира Мәсхут кызы тарафыннан язылган ул хат. Ул Казахстандагы Семипалатинский шәһәреннән. Архипова Земфира Адель Тургут дигән кешене эзли. Төркиядән ул Семипалатинский шәһәренә күпер төзергә килгән булган. Алар шул вакытта танышкан булганнар. Земфираның ишетүе буенча, Адель Тургут Төркиядә Дәүләт Думасының депутаты икән. Земфира шулай, дип фаразлый. Каникуллар узгач, без Төркиянең Казандагы вәкилчелегенә мөрәҗәгать итәчәкбез. Әгәрдә ул чынлап та депутат булган булса, аны эзләп табу бик авыр булмас, дип уйлыйм диде Илгизәр Шарафутдинов.
XS
SM
MD
LG