Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микорофон: Азык-төлеккә аена кимендә күпме акча тотасыз?


Мәгълүмат чараларында Татарстанда минимал азык-төлек җыелмасының бөтен Русиядә иң арзаны булуы турында рәсми мәглүмат таралды. Русия статистика комитеты хәбәр иткәнчә, декабер аенда Русиядә иң кирәкле азык-төлек 2,7 % арткан һәм аның хакы Русия буйлап уртача бер кешегә 1802 җиткән. Татарстанда иң кирәкле ашамлыкларны 1499 сумга алып була икән. Бу башка төбәкләр белән чагыштырганда арзанрак. Әйтик Мордовиядә ашамлыклар 1536 сумга, Ульян өлкәсендә 1563 сумга төшәчәк. Казанлылар ашамлыкка кимендә күпме акча тота икән?

- Күп китә. Әйтә алмыйм, чутлаганым да юк. Ипи-чәй белән торган кешеләр бар хәзер. Чөнки башкага мөмкинлекләре юк. Үзем итне бик күп ашарга тырышмыйм, шулай да кирәк ул ит. 2000-3000 сум китәдер бер кешегә.
- 1500-2000 сум китәдер. Ит, сигарет, казылык кебек ризыклар.
- Хатыннан сорарга кирәк, мин санамыйм.
- 7000-8000 сум китәдер. Ит, май, балык кирәк.Балык иттән дә кыйммәтрәк хәзер. Әйбәтләп ашарга 6000 сум кирәк. Үлмәс өчен генә 3000 сум, минималь җыелма - сөт, ипи, май, макарон, бәрәңге, яшелчә.
- Иң кимендә - бер кешегә 15000 сум китә. Мин итнең яңа суелганын базардан алам, кайчакта балык та, кызыл балык та сатып алам. Тәмәке тартам инде, аракы, шәраб эчмим.
- Без студентларга иң кимендә 1000 сум китә. Иткә акча җитми. Яңа елга атлан мае алдык кызлар белән бергә, югыйсә, гел көнбагыш мае гына ала идек. Ашыйбыз манный, карабодай, дөге боткасы, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер ашыйбыз.
- 4 кешегә 10000 сум китә. Ә бер кешегә 2500 сум китә.
- Без 5 кеше, 15000 сум китә инде уртача гына. Әйбәтрәк ашарга дисәң, 20000 сум кирәк.Кеше башына уртача 4000-5000 сум кирәк.
- Кечкенә балаларга берсенә 3 яшь, икенчесенә 5 яшь, көн саен 1литр сөт, 4 йогурт кирәк. Манный бер атнага 1 килограмм җитә инде. Һәм өлкән кешеләргә, барысы 4 кешегә уртача 6000 сум акча кирәк.
- Мин акчаны бик сак тотам, кысып тотам. Өйрәндем бик сак яшәргә. Акчаны саклап тотмасаң, ачтан үләргә була. Хезмәт хакы бик аз. Мин 8000 сум алам. Юлдан калганнары азык төлеккә китә. Киенергә калмый. Өч кешегә шактый була.
- Минималь 3000 сум китә.
- Кимендә, бик кысып тотканда, 4000 сум китеп бара. Кәбестә, кишер, май, сөт, ипи, лимон (ул да кыйбатланды хәзер), тавык ите алабыз.
XS
SM
MD
LG