Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бһутто партиясе хакимият тарафыннан басымнар ясалуын әйтә


Пакыстанда үтерелгән оппозиция башлыгы Беназир Бһутто партиясе, февральгә билгеләнгән сайлаулар алдыннан,хакимият тарафыннан басымнар ясалуын белдерде.

Бһуттоны туган ягы булган Синдх вилаяте җитәкчелеге бу гаепләүләрне кире кага, әмма Бһутоо үтерелгәннән соң туган тәртипсезлекләр вакытында меңләп кешенең кулга алынуын инкарь итми.

Хакимият җинаятьләрдә ислам сугышчыларын гаепли. Оппозиция исә Бһуттоны үтерү өчен хөкүмәт җаваплы, ул тиешле иминлек булдырмады, ди.
XS
SM
MD
LG