Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ел уртасына Гыйрактан 20 мең солдатны чыгарачак


Кушма Штатлар президенты Джордж Буш бүген Күвәйттә Гыйрактагы Америка хәрби җитәкчелеге белән очрашты. Анда ул Америка Гыйрактан хәрбиләрне чыгаруны дәвам итәчәк ел уртасына инде Гыйрактан 20 мең хәрби хезмәткәр китәчәк, диде.
Генерал Дэвид Петреус һәм Кушма Штатларның Багдадтагы илчесе Райан Крокер белән очрашу Күвәйттагы Арифҗан базасында узды. Шушында ук Буш американ солдатлары янында да чыгыш ясады һәм бу хәрби кампаниядә җиңү Американнар ягында булачак, диде.

Якын Көнчышыш илләре буйлап сәфәр кылучы Буш Израиль һәм Көнбатыш Ярда булган иде. Ә Күвәйттән БушБәхрәенгә, Гарәп Әмирлегенә һәм Согуд Гәрабстанына китәчәк.
XS
SM
MD
LG