Казанда узучы Яңа ел бәйрәмнәрен дәвам итеп керәшеннәр шаулатып-гөрләтеп Нардуган бәйрәмен ясады. Аның шулай ук 20 гыйнвар көнне Чаллыда да узачагы билгеле. Бу бәйрәмгә Теләче районындагы Субаш авылында эшләп килүче данлыклы керәшен ансамбле “Нардуган” да килгән иде.
Нардуган бәйрәменә Татарстандагы иң билгеле керәшеннәрнең берсе Зинадиа Антонова да килгән иде. Ул “Туганайлар” дигән газета чыгара. Халыкны газетагы язылырга өндәде. Антонова Нардуган бәйрәмен Кояшның туган көне бәйрәме дип саный.
Шулай ук бәйрәм турында билгеле галим фолклорчы Геннадий Макаров да шактый өйрәнгән.
“Бу бәйрәм борынгы. Аңа православие дине каршы булса да, ул нәк менә керәшеннәрдә сакланган. Бу бәйрәмгә чуваш, удмурт, мари студентларын да чакырдык. Бу Идел буе өчен уртак бәйрәм, йола. Халык үзе теләп оештыра, монда очрашалар, аралашалар”, - ди Геннадий Макаров.
- Нардуган бәйрәмен гомуми милли яки төрки бәйрәм итеп кабаттан кайтару идеясы да бар. Ислам динендә булган татар яшьләренең дә Нардуган оештыруы нинди хис уята?
“Борынгыны кайтарырга теләүләре әйбәт. Тик ул кире кайтса гадәти сабан туена әверелмәсме? Уйлыйм: керәшендә дә саклансын, татар милли йоласы булып та кайтсын.”
Бәйрәмне Казан керәшен халкы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мария Семенова Ак Барс Яшьләр үзәгендә оештырды. Аны Аграфена Василева алып барды. Казан тамашачысы каршында Лидия Әхмәтова, Георгий Ибушев, Лена Бичарина кебек билгеле җырчылар чыгыш ясады. Бәйрәм инде фоеда ук башланып китте. Анда борыңгы киемнәре белән ерак авыллардан килгән артистлар игтибарны җәлеп итте. Аеуча халык яратып Нардуган ансамблен тамаша кылды. Әйтик данлыклы “Станок” җырын.
“Безгә яшәргә күңелле,
Безгә яшәргә күңелле.
Шул күтәрә күңелне.
Бас әле ыстанокка ...”- дип җырлаганда зал дәррәү кул чабып торды.
Бу ансамбльнең хуҗабикәсе Зоя Павлова 1978 елда Субаш авылына күчеп килгән. Урта мәктәптә шул авылда татар телен укытып ялга чыккан. Ни өчен ул бу керәшен фольклоры ансамблен “Нардуган” дип атаган?
“Мин Теләче районындагы Югары Субаш авылына укытучы булып килдем. Иң зур тәэсирем шушы бәйрәм булды. Аны бу авылда ничек бәйрәм итүләрен күреп Нардуганга гашыйк булдым. Башка керәшен авылларында да аны бәйрәм итмиләр. Шуңа күрә ансамблемә дә шундый исем бирдем. Без 1990 елдан бирле кая чакырсалар да шунда барып чыгыш ясап йөрибез.”
Казандагы Нардуган җырлап-биеп, шаулап-гөрләп дәвам итте. Ә Чаллыда ул 20 гыйнварда булачак