Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы казыйлары татарча беләме


Узган елгы эшләргә йомгак ясау чираты мәхкәмәчеләргә дә килеп җитте. Нәтиҗә ясау буенча матбугат очрашуын шәһәр мәхкәмәсе рәисе Радик Нәгыймов алып барырга тиеш иде.

Әмма Казанга чакырулы сәбәпле, аны федераль казый Айрат Идрисов алыштырды. Айрат әфәнде чыгышыннан күренгәнчә, 2007 елда ярты миллион халкы булган Чаллыда 42 федераль һәм 21 мировой казый хөкем карары чыгарган. Казыйлар 4600ләп җинәять, 28000 чамасы гражданлык эшен караган. Вак-төяк административ эшләр саны 25 меңгә җитә. Хөкем ителгәннәр 3139 кеше. 51 кеше акланган.

Хөкем ителүчеләр арасында беренче урында урлаучылар, аннан соң наркотик белән эш итүчеләр. 2007 елда Чаллыда 17 кеше үтерелгән, 12 хатын-кызны көчләгәннәр. Федераль казый Идрисов әфәнде саннарны бик күп әйтте. Шуның менә болары да игътибарга лаек - Чаллыда ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, мирас бүлү буенча шикаятъләр саны кискен арткан.

Үткән ел халыкта шактый зур сөйләшүләргә этәргән җинаять хакында Айрат әфәнде Азатлыкка да бәян итте.
"2007 елда А.Билле эшен карады. Билле 2006 елның май аенда үзенең хатынына тән җәрәхәтләре ясый. Җәрәхәттән хатын үлә. Моның өстенә, Алексей үлгән хатынының гәүдәсен тураклый, алып чыгып канализация коесына яшерә. Ярты елдан соң гына әлеге җинаять ачыла, үлгән хатынның туралган гәүдәсе табыла. Аеруча ерткычлык белән эшләнгән җинаять өчен А. Билле 9 ел 4 айга хөкем ителә."
- Казыйларга ришвәт бирү очраклары булдымы?
"Узган ел көз көне мировой казыйга ришвәт бирергә теләү очрагы теркәлде. Бу җинаять ачылды, һәм шуның өчен ришвәт бирүче ирегеннән мәхрүм ителде."
- Чаллы мәхкәмәсенә эшне татарча алып баруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
"Безнең һәрбер казый эшне дәүләт теле булган татар телендә алып барырга сәләтле. Шәһәр мәхкәмәсе рәисе Р.Хәмитов теләсә нинди эшне татар һәм урыс телләрендә алып бара. Мәхкәмәдә катнашучылар теләге буенча без Русия Федерациясе халыкларының һәр теле буенча тәрҗемәче белән дә тәэмин итә алабыз."
Федераль казый Идрисов әйтүенчә, Чаллыда мәхкәмә эшләрен карауның сыйфаты яхшыра. Татарстан югары мәхкәмәсенә кассацион шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 82% эше, ягьни хөкем карары үзгәрешсез калдырылган. 2006 елда бу күрсәткеч 79% булган. Узган ел 196 кеше Чаллы мәхкәмәсе эшенә ризасызлык белдереп шикаять язган. Шуларның 12-се нигезле дип табылган.
XS
SM
MD
LG