Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аяз Гыйләҗев ни яшергән?


Нәкыя Гыйләҗева “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарына ире турында мәкаләләрне үзе язган.
Нәкыя Гыйләҗева “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарына ире турында мәкаләләрне үзе язган.

Аяз Гыйләҗев әсәрләрен язганда сүзләр арасына ни яшергән? Бу турыда хатыны Нәкыя сөйли.

Татарстан башкаласында билгеле язучы Аяз Гыйләҗевның 80 еллыгы уңаеннан чаралар уза башлады. Әйтик пәнҗешәмбе көнне Казан дәүләт университетында Гыйләҗевның драматургиясы буенча кандидатлык десертациясы якланган. Аны Уфадан килгән яшь галимә Гүзәл Сәгыйтова язган булган. Әдибне олылап татар газеталарында мәкаләләр чыга тора. Тагын нинди чаралар оештырылачак? Аяз Гыйләҗевның тол хатыны Нәкыя Гыйләҗева бу нисбәттән “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмә корды.

Сүз шулай ук гомуми милли проблемаларга да килеп керде. Нәкыя ханым: “Аяз сүз арасында, җөмлә арасында әйтергә теләде. Аны киләчәктә аңларлар дип эшләде”, - ди.

“Менә аның “Җомга көн, кич белән . . . ” әсәре. Ник кирәксез тоелучы өтер куелган? Чөнки җомга көн элек безгә бәйрәм көн. Дин, әхлак көне. Ә әсәрдә геройлары аның котырып иртәгесе көнгә әзерләнә. Сабан туе бәйрәменә, эчү бәйрәменә. Хәтта иң гакыллы карчык та өзелеп баласын көтә. Намаз уку турында да уйламый. Балаларына да дини белем бирмәгән. “Җомга көн, кич белән . . . ” халык каршында торучы афәткә ишарә ул”.

Нәкыя Гыйләҗева Аяз аганың башкалар белмәгән серләрен белә.

- Үзен "тере классик" дип атауга ул ничек карый иде?

“Ул аны белде. Биш ел ГУЛАГ төрмәсендә булган кеше бит. Шуннан хикмәт, белем җыеп кайткан. Сүзнең кадерен яхшы аңлый иде ул. Бер еллык кына әсәр түгел, мәңгелек әсәр язар өчен тырышты”, - ди хатыны.

Гыйләҗевлар гаиләсендә кечкенә оныкларга кадәр татарча сөйләшә. Аяз аганың уллары да билгеле тел галимнәре, язучылар.

“Татарча сөйләшмәгән гаиләләргә аптырыйм. Очрашканда затлы гына карчыклар телефон аша “сыно-о-очек” дип авыз тутырып балаларына эндәшә. Аларны мин әдәпсез, мәдәниятсез кешегә саныйм”, -
ди Нәкыя Гыйләҗева.

Нәкыя Гыйләҗева “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарында ире турында мәкаләләр чыгуын әйтә. Соңгы икесен үзе язган. Шулай ук “Идел” һәм “Казан утлары” журналларында да укучыны Гыләҗев турында язмалар көтә. Шулай ук март аенда Казанда әдәби кичә узар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG