Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Кардан чистарту ничек бара?


Кулдан көрәк төшкәне юк.
Кулдан көрәк төшкәне юк.
- Бүгенге көнгә бик начар. Автобуслар хәтта йөри алмый. Шәһәр хакимияты начар карый бу эшкә. Тиешле урында барып җитеп булмый тиз генә. Мин соңга калмадым, ситуацияне карап иртәрәк чыктым.
- Кичә 8.00дә 72-нче маршрутны 1 сәгать көттек. Троллейбус белән барырга туры килде Горшоссега кадәр, аннан таксига утырып барырга туры килде. Нихәтле расход. Кеше, халык турында уйламыйлар бөтенләй. Кыскасы, бу АТП башлыгы турында берәр нәрсә эшләргә кирәк. Контроль юк. Халык бик ачулана.
- Бик сыек эшләре.Чөнки бүген иртәннән бирле җәяүдә барып булмый, машина белән дә үтеп булмый.
-Безнең ихатага кереп карасагыз, шунда күрерсез нинди бәя бирергә кирәк икәнен. Бөтенләй җыештырмыйлар.Подъездга кереп булмый.
- Аяк туңа, арка юеш, кар күп. Айлык норма яуды бугай инде кичә-бүген. Әле һаман ява. Кыш уртасы, ә беренче мәртәбә генә әле бу.
- Шәһәр хакимиятенең эше шулай тора: Үзәк урамнарны җыештыралар, сүзсез. Тротуарларга кермиләр алар . Тротуарларны Горзеленхоз оешмасы җыештыра. Кибет , ресторан кафе кебек җирләрне бөтенләй җыештырмыйлар. Бу урамны без үзебез җыештырабыз. 5метр киңлеккә, 250 метр озынлыкка үзебез җыябыз.
-Кулдан көрәк төшкәне юк. Без тротуардан гына алып ыргытабыз. Аннан безнең Горзеленхозның яшел төстәге Камаз машиналары карны алып китәләр, чыгаралар шәһәрдән.
- Бүген иртән 7.00дә чыктык, кич 20.00гә кадәр эшләргә дигән карар чыгарды шәһәр хакимияты.
-Үзәк урамнарны җыештыручылар 6.00дан чыгалар.
-Менә монда инде чиста. Димәк чистартканнар. Җитеша алмыйлар, әлбәттә, техника күбрәк кирәк. Табигать белән бәхәсләшеп булмый.
-Бөгелмә районында да шушындый ук хәл. Көчкә килеп җиттем. Кар 3-че көн инде ява.
- Берничек тә бәя бирерлек түгел, чөнки шәһәрнең кайсы почмагына барсаң да, кар өеме, бөке.
- Бик күп чистартырга кирәк.
-Бик җиңел түгел инде, рәхәт түгел кар көрәүләре.
-Тракторлар скверларда, юлларда чистарталар. Тротуарларны көрәк белән без көрибез . Горзеленхозда меңләп кеше эшли. 300ләп техника. Горький урамын чистарттырырга 20 кешене Мәскәү районыннан чыгардык. Бу урам безгә тәгаенләнгән өстәп.
- Техника кичтән сәгать 9.00 да чыгалар, иртәнге 7.00гә кадәр эшлиләр.
-Бик авыр техникасыз 60-70 сантиметр көртне көрәргә.
-Җыештыруын җыештыралар инде алар, әмма башта соңга калганнардыр. Үзләре дә көртне көрәп чыга алмаганнардыр.
XS
SM
MD
LG