Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азык-төлеккә бәяләр ни өчен арта?


Кайбер белгечләр азык-төлеккә бәяләр арту сәбәбен кукурузда күрә.
Кайбер белгечләр азык-төлеккә бәяләр арту сәбәбен кукурузда күрә.

Инвесторлар һәм икътисад белгечләре бу көннәрдә 4 күз белән кыйммәтле кәгазь базарларын күзәтсә, гади халыкны кибетләрдә азык-төлек бәяләренең артуы борчый. Русиядә генә түгел, Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда да соңгы вакытта он, ит, сөт, май кебек төп әйберләрнең бәяләре артты. Азык-төлеккә бәяләр артуның сәбәбе нәрсәдә?


Дөньядагы кыйммәтле кәгазь базарларының ишелүе белән азык-төлеккә бәяләр арту арасында, беренче карашка, бәйләнеш юк шикелле. Ләкин, чынбарлыкта, бу глобаль дөньяда бар нәрсә дә үз-ара бәйле, ди белгечләр.

Бер генә мисал. Соңгы 2 елда кукуруз бәясе 2 тапкыр арткан. Белгечләр моның сәбәбен бензинга альтернатив булган этанол җитештерү белән аңлата. Нәкъ 2 ел элек американ президенты Джордж Буш этанол җитештерүне 4 тапкыр арттыру планын игълан итте. Кушма Штатларда кукуруз этанол җитештерүдә төп чимал булып тора. Нәтиҗәдә аңа ихтыяҗ арткан, һәм бу аның бәясе артуга китергән.

Өстәвенә, кукуруз мал ашатуда кулланыла. Бу исә, иттән алып сөткә кадәр, бәяләр артуга китергән. Бар дөнья буйлап. Чөнки дөньяда экспорт ителгән кукурузның 70%-ты Кушма Штатлардан килә.

Төп сорау хәзер шул, ди белгечләр – Америка һәм башка илләрдә рецессия башланса, азык-төлек бәяләре белән ни булачак?

"Икътисади үсеш акрынайса, нефть бәяләре кимергә мөмкин. Бу биоягулыкка ихтыяҗ кимүгә, һәм нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы әйберләренең бәясе төшүгә китерә ала", ди БМО каршындагы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белгече Гәбделриза Аббасҗан.

Ләкин белгеч сүзләренчә, нәтиҗә нәкъ киресенчә дә була ала. Әйтик, соңгы вакытта Кытайда тимер мәгъдәне һәм башка чималларга ихтыяҗ кимегән. Ихтимал, дөнья икътисады акрынаю аркасында. Нәтиҗәдә, океан аша йөри торган көймәләргә ихтыяҗ кимегән һәм бу аларның бәясе төшүенә китергән. Нәкъ шул сәбәпле, кайбер илләр хәзер бу арзан көймәләр белән Америкадан авыл хуҗалыгы әйберләрен ташый башларга мөмкин, һәм бу аларның бәясе артуга китерергә мөмкин.

Шушы артык катлаулы һәм каршылыклы мисаллар өчен Гәбделриза әфәнде гафу үтенде. Ләкин алар вазгыятьнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен күрсәтә, диде ул.

Азык-төлеккә бәяләр артуның сәбәпләре нәрсәдә, дигән сорауны без Казан урамындагы кешеләргә бирдек. Җавапларны Мәликә Басыйр туплады. Аларны безнең пәнҗешәмбе тапшыруында тыңлый аласыз.
XS
SM
MD
LG