Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры 2008 елда ачыларга тиеш


2008 ел өлкә губернаторы тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде.Өлкәдә төзелә һәм төзекләндерелә торган зур объектларга- М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры да керә.


Әлеге 5 катлы йортка да 100 ел.Театр аның беренче катын гына биләп тора, ә калганнарында төрле фирмалар һәм квартиралар урнашкан. Йорт астында , заманында,жир асты юлы да булган.Соңарак аны күмәләр.Тарихи кәгазьләргә караганда, әлеге йорт данлыклы сәүдәгәр Әхмәтбай Хөсәенов исеме белән дә бәйле булган.

1920 нче елларда анда Сталин исемендәге клуб , соңырак филармония була.1980 нче елларда янгын чыгып, филармония яна. Ә инде 1990 нчы елда шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге өлкә хөкүмәтенә татар театрын ачу турындагы мөрәҗәгать белән чыга.Театрны ачу турындагы карар кабул ителгәч, режиссёр итеп , Татарстаннан Рөстәм Абдуллаев чакырыла. Шулай итеп, ТР ның һәм РФ фтказанган сәнгать эшлеклесе Р.Абдуллаев 1990 елдан бирле театрның сәнгать җитәкчесе.Шул вакыттан бирле , театр өлкә бюджетыннан финансланып килә. Тик алар җитәрлек булмый. Менә шулай төзекләндерү эшләре 17-18 елга сузыла.

"2007 нче елдан башлап, театрга зур финанслар кертелә һәм төзекләндерү эшләре башлана. 2008 елның беренче аена төзекләндерү эшләре 30%ка җиткән. Ләкин иң зур эш объекты – ул тамашачылар залы, анда 344 урын каралган, хәзерге көндә менә анда эшләр бара да инде, төзекләндерү эшләре өчен бюджеттан 96 млн. сум бирелде", диде театрның директоры Флюра Әлимгулова.

Гастрольләргә килгәндә , 2005нче елдан бирле алар, күбрәк авылларда үтә. РФ атказанган артисты Рафаэль Фатыхов авыл гастрольләре хакында болай диде:

"Хәзерге көнне авылларда күбрәк картлар яши, яшьләр авыллардан китә. Шуңа күрә ,тамашачылар да олы яшьтәгеләр, клубларын да бик җылы дип әйтеп булмый. Инде түземсезлек белән театрның төзекләндерелеп беткәнен көтәбез."

1905нче елдан, үз татар театры хәрәкәте башланган Оренбурның тарихында театр бинасы булмады, эшне ахырына кадәр җиткерсәләр, бу беренче театр бинасы булачак. Ул ел ахырында ачылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG