Accessibility links

Кайнар хәбәр

Утта янмас, суда батмас Хәбиров


Башкортстанда, ниһаять, Русия президентлыгына намзәт Дмитрий Медведевның сайлауалды штабы башлыгының исеме мәгълүм булды. Аның Башкортстан президенты хакимияте җитәкчесе Радий Хәбиров булачагы җомга көнне рәсми төстә игълан ителде.

Башка төбәкләрдә Русия президентын сайлауларга әзерлек штаблары күптән төзелсә дә, Башкортстанда бу хакта бернинди дә хәбәр булмаган иде. Ә бит сайлауларга бер ай чамасы гына вакыт калып бара үзе. Инде Башкортстандагы сайлауалды штабы төзелүе һәм аның җитәкчесе итеп Радий Хәбировның тәгаенләнүе билгесезлеккә чик куйды. Алай гына да түгел, бу хәл хәтта ике билгесезлеккә дә чик куйды шикелле.

Эш менә нәрсәдә, соңгы ике атнада төрле электрон мәгълүмат чараларында Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров турында төрле имеш-мимешләр булып алды. Имеш, ул үз вазыйфасыннан китүе турында гариза язган икән. Моңа Радий Хәбировның телевидение экраннарында һәм матбугат битләрендә күренмәве дә өстәмә шикләр тудырды, әлбәттә. Әмма Радий Хәбиров беркая да китми, ул, кем әйтмешли, һаман да ат өстендә кала.

Мәгълүм ки, Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасына сайлауларның “Бердәм Русия” фиркасе республика штабына да җитәкчелек иткән иде. Һәм ул сынауны да уңышлы үтте Хәбиров әфәнде. Башкортстанда бу фирка барлык сайлаучыларның 83 процентын җыюга иреште.

Инде Русия президентын сайлауларда да Радий Хәбиров зур абзыйларның өметен аклар дип көтәргә тулы ышаныч бар. Моның өчен бай тәҗрибә генә түгел, ә чиксез хакимият мөмкинлекләре дә бар. Бу сайлау кампаниясендә дә үзен үрнәкле күрсәтсә, Радий Хәбиров Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Собянинның тагын да ныграк яклавын казаначак һәм үзенең йогынтысын тагын да ныгытачак, дип көтә кайбер күзәтүчеләр. Әмма Башкортстандагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков бу мәсьәләгә башкачарак күзлектән карый.
XS
SM
MD
LG