Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысыр Газзә белән чикне япмый


Рафаһ - Мысыр бүген дә фәлестиннәргә Газзәдән Мысырга үтеп керүне тыймады. Изоляциядә калган Газзә сызыгы халкы узган атнада азык-төлек алыр өчен Мысырга бәреп кергән иде. Тышкы эшләр министры хәбәр итүенчә, чик буенда булган бәрелешләрдә Мысыр иминлек көчләренең кимендә 36 хәрбие яраланган.

Фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүд Габбас, бүген Рамаллада, чаралар планы турында игълан итте.

"Без тәкъдим иткән план нигезендә Хәмәс көч куллануны туктатачак, халкыбыз үз чикләренә бикләнмиячәк, чик буйлары безнең контрольдә булачак. Бу планны без бөтен илләргә, шулай ук БМО һәм Гарәп Лигасына тапшырдык."
XS
SM
MD
LG