Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Бушның соңгы еллык юлламасы көтелә. Ни әйтер?


Былтыргы юллама вакытында икътисад әле яхшы хәлдә иде
Былтыргы юллама вакытында икътисад әле яхшы хәлдә иде

Казанда инде әкренләп таң атканда, Кушма Штатлар президенты Джордж Буш Конгресска килеп, үзенең соңгы еллык юлламасын җиткерәчәк. Хакимияттә ул якынча тагын бер ел калса да, хәзер инде Бушны күбрәк үзенең дөньядагы иң куәтле дәүләт җитәкчесе буларак тарихка ничек кереп калуы мәсьәләсе дә борчый, ул игътибарны шуңа бирер дип көтелә.

Тарихка ничек керү мәсьәләсендә президент Бушның чыннан да кайбер авырлыклары бар. Соңгы елларда аны Гыйрактагы сугыш битәрләсә, быел инде ул ничектер артка чигенде, анда хәтта уңай тәрәкъкыят күренә башлады, дип хәбәр ителде, әмма Буш шул дан яктысында назлана алмады. Алга яңа зур проблема - Кушма Штатларның икътисади хәле начараюы килеп басты.

Бар дөнья буйлап финанс базарлар калтырана, икътисадчылар Кушма Штатлар үсешендә торгынлык көтеләме дип түгел, ә ул инде башландымы, әллә башланырга торамы дип кенә бәхәсләшә. Бу исә американ халкын зур пошманга сала.

Шимбә көнне ясаган гадәти радиочыгышында Джордж Буш быелгы еллык юлламасында ниләр сөйләргә җыенуы хакында болай дигән иде:

"Мин соңгы җиде ел эчендә безнең илдәге һәм аннан тыштагы эшләребездә зур тәрәкъкыяткә ирешүебез, һәм берүк вакытта әле кайбер эшләрнең һаман да калуы, безнең аларны төгәлләр өчен бергәләшеп эшләргә кирәк булу хакында сөйлиячәкмен", диде Буш.

Шул тәмамланмаган һәм американ хөкүмәте ягыннан хәзер зур игътибар таләп иткән эшләрнең берсе булып, әлбәттә, икътисад тора. Американ кулланучыларын торак бәяләренең түбән тәгәрәве, нефть кебек мөһим чималларның, киресенчә, кыйбатлануы, банктан акча алуның да элеккегә караганда гади кеше кесәсенә ныграк сугуы кебек проблемалар борчый башлады.

Болар барысы да асылда соңгы ел, хәтта ярты ел эчендә туган проблемалар. Кушма Штатлар икътисады дөньядагы иң эресе булып тора, хөкүмәт аны кире тотрыклы үсеш юлына кайтару максатында 150 миллиард долларлык махсус программаны инде тәкъдим итте.

Борчылуларны бастырып президент Буш бу хакта:

"Финанс базарлар һәм торак өлкәсендәге тотрыксызлык сезнең күбегезне икътисади торгынлык ихтималы хакында пошманга сала, әмма сез шуны белергә тиеш - соңгы айлар икътисади үсешнең әкренәюен күрсәтсә дә, шул үсешнең киләчәк нигезләре нык булып кала бирә. Мин, әгәр дә без тиз генә тиешле гамәлләр күрсәк, икътисадка яңа этәргеч биреп, ул үсешен дәвам итер, һәм халык өчен яңа эш урыннарын булдырыр, дип уйлыйм", ди Кушма Штатлар президенты Буш.

Хәзер инде Ак йорт хуҗасы Конгрессны, хөкүмәте тәкъдим иткән шул ашыгыч чаралар планын озакка сузмый гына расларга чакыра.

Джордж Бушның тарихта үз урынын эзләү мәшәкате шактый катлаулы чорга туры килә шулай итеп. Фикер белешү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аның президент буларак кылган гамәлләрен фикере соралганнарның 30-лап кына проценты хуплый.
XS
SM
MD
LG