Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров эшендә кала


Соңгы чорда Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров урыныннан алыначак, дигән хәбәрләр таралган иде. Ләкин көтмәгәндә ул Дмитрий Медведевны сайлау штабын җитәкләде. Хәбәрләргә караганда, Русия Президенты хакимияте башы Сергей Собянин Мортаза Рәхимовка шалтыратып Радий Хәбировны сайлауларга кадәр урынында калдыруны сораган.
Мортаза Рәхимов урынына алмаш әзерләнүе турында да хәбәрләр тарала башлады. Аңа караганда, бу урынга республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Раил Сарбаев әзерләнә. Ул беренче мәлдә республиканың Премьер-министры итеп билгеләнәчәк, азак Президентлыкка тәкъдим ителәчәк. Раил Сарбаев Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов белән дустанә мөнәсәбәттә, дип хәбәр итәләр.
XS
SM
MD
LG