Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш казанышларын барлый


Президент Буш хакимияттәге соңгы елына бик түбән рейтинг белән керә. Шуңадыр да ул үзенең соңгы еллык юлламасын казанышларын барлауга багышлады кебек - Ак йортта үткәргән елларын ул дөнья буйлап демократик тәртипне урнаштыру өлкәсендәге уңышлары белән искә алачак. Әлбәттә, хәзерге көнүзәк проблемаларга да урын табылды ул еллык юлламада.

Американ президентының еллык юлламасы, гомумән андый гадәт булган башка илләрдәге кебек үк, нигездә илнең яңадан-яңа уңышлары, казанышлары, алда торган бөек максатлары турында сөйләүгә багышлана.

Соңгы чыгышында да Буш күбрәк Кушма Штатларның эчке мәсьәләләре - салымнарны киметү, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, кануннарны яхшырту кебек мөһим нәрсәләр турында сөйләде. Әлбәттә, хәзер һәр американны борчыган мәсьәләне - илнең икътисади торгынлыкка керү ихтималын да читләтеп уза алмады, һәм Конгрессны үсешне тотрыклы гына дәвам итү максатында Ак йорт белән бергә ашыгыч чаралар күрүгә өндәде.

Андый програмны Буш хөкүмәте инде әзерләгән иде, ул 150 миллиард долларлык икътисади стимуллар кертүне күз алдында тота. Хәзер Конгресста аны тикшерү бара, һәм демократлар да, республиканнар да анда төрле үзгәреш-тәкъдимнәр кертергә тырыша. Буш бу уңайдан, андый омтылышлар планның кадерен бетереп, аны нәтиҗәсез итә ала, дип кисәтте.

Шуннан соң инде юлламада илнең тышкы сәясәте һәм Ак йортның дөнья күләмендәге казанышларына да чират җитте.

Джордж Буш аеруча зур горурлык белән хөкүмәтенең элекке коммунистик илләрдә һәм нигездә мөселманнар яшәгән кайбер дәүләтләрдә төрле демократик көчләрне һәм хәрәкәтләрне яклавы, аларга ярдәм итүе турында сөйләде:

"Соңгы 7 елда без азатлык тарихында күтәренке рухтагы мизгелләргә шаһит булдык. Без Грузия һәм Украина халкының ирекле вә гадел сайлауда үз хокукларын яклавын күреп торабыз. Без шулай ук Либан халкының бәйсезлек даулап урамнарга чыгуын, әфганнарның Талибан золымыннан күтәрелүен, шатлыклы гыйракларның тавыш биргәндә буялган бармакларын күрсәтеп үз иреклеген бәйрәм итүен дә күрәбез. Азатлыкның шушы мизгелләре безне тагын да рухландыра", ди Джордж Буш үзенең еллык юлламасында.

Американ президентының шушы карашларын Конгресстагы демократлар бик уртаклашмый. Һәм Кушма Штатлардагы сәяси традиция нигезендә алар президент юлламасына җавап йөзеннән үз чыгышын тәкъдим итә. Быел аны Кансас штаты губернаторы Катлеен Себелиус ясады.

Ул, республикан Бушның тышкы сәясәте соңгы елларда Американың дуслары санын киметеп, киресенчә дошманнарын гына арттырды, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG