Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев юлламасы уңаеннан урам җыены узды


Урам җыенында Чаллыдагы бала тудыру йортына поп килеп китүенә дә ризасызлык күрсәтте.
Урам җыенында Чаллыдагы бала тудыру йортына поп килеп китүенә дә ризасызлык күрсәтте.

Президент юлламасына килүчеләрне урам җыены каршы алды. Милләтчеләр, коммунистлар, алданган фатир өмет итүчеләр урам җыенында ни сөйләде?


Казанда Татарстан Дәүләт Шурасының 35 утырышы ачылды. Татарстан президенты бу юлы Дәүләт Шурасына үзенең еллык юлламасын тәкъдим итә. Миңтимер Шәймиев анда хәзерге заман сәяси тормышының иң мөһим юнәлешләре, социаль өлкәне балансланган үстерүне тәмин итү, республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турында чыгыш ясый. Урамдагы халык исә президентны татар халкы мәнфәгатъләрен ныграк якларга, фатир белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүгә чакырды.

Юлламага ашыгучы Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге пикетчылары очрашты.

Зәйнуллин Татарстанны буалар, Шәймиев авторитеты гына тотып тора, ди

Урам җыенындагы Зәки Зәйнуллин исә Татарстанның сәяси һәм икътисади яктан федераль хөкүмәт кимсетә, дип саный. “Безне буалар. Аеруча соңгы ярты елда бу ачык күренә. Путин чын тоталитар система корды”.

Ул бер өмет тә юк дип саный. Шул вакытта Азатлыкка Зәки Зәйнуллин: “Бу вакытта безне Шәймиев авторитеты гына тотып тора. Ул китсә, аның урынына бер Мәскәү яклы кешене китерәчәкләр”, - дип әйтте.

Урам җыенында катнашучылар шулай ук 16 гыйнварда Чаллыдагы бала тудыру йортына бер попның килеп гыйбадәт кылып китүенә дә ризасызлык күрсәтте. Шулай ук коммунистлар, алданган фатир өмет итүчеләр дә урам җыенында бар иде.

Коммунистларга мөнәсәбәт хакында Фәрит Сибгат: “Без алар белән дә уртак тел табабыз. Александр Штанин да безне аңлый. Ул да милли җанлы коммунист Фәрит Хәбибуллин үлемен сәяси үтереш дип таный”, - ди. Фәрит Хәбибуллинны искә алып милләтчеләр һәм коммунистлар кырык көнлегенә багышлап искә алу чарасын ясаячаклар.

Ә фатирсыз кала язган кешеләр исә “Защита”, “Свей” кебек фирмаларның килешүләрен үтәмәүләрен искәртеп урамга чыккан.

Бу оешманың рәистәше Фәрит Сибгат хәбәрчегә болай дип сөйли. “Беренче чиратта безне милли мәктәп проблемалары борчый. Без президент һәм депутатларга Русияда кабул ителгән яңа мәгариф канунын үзгәртүне таләп итеп мөрәҗәгатъ итәбез. Алар нәрсә булса да эшләргә тиеш”.
XS
SM
MD
LG