Accessibility links

Мидхәт Кәримов 4 ел буе милиция белән мәхкәмәләшә


Каримов Мидхәт милиционерлар тарафыннан рухи зыян күрүеннән аны яклауларын тәләп итеп, мәхкәмә юлын таптап, арып, Азатлык радиосына килгән.

Көннәрнең-берсендә безнең Азатлык радиосының Казан бюросына Казанда яшәүче өлкән яшьтәге 73 яшьлек Мидхәт Кәримов килеп кереп безгә үзенең зарларын сөйләп:
Зинһар өчен Азатлык радиосыннан минем мәхкәмә юлында йөреп дөреслекне эзләвем турында радио тыңлаучыларга ишеттерегезче, -диде.
Аның белән әңгәмә вакытында менә нәрсәләр билгеле булды. Каримов Мидхәт милиционерлар тарафыннан кыйналып сәламәтлеген югалтуын, һәм рухи зыян күрүеннән аны яклауларын тәләп итеп, мәхкәмә юлын таптап, арып, Азатлык радиосына килгән.
Мидхәт Кәримовның сөйләве, һәм аның мәхкәмә кәгазьләре буенча, 2005 елда Казан милиционерлары аны урамнан барган чакта, ялгышып, исламчы, террорист, дип, милиция бүлегенә алып кереп, кулларына богау кидереп, аны берничә сәгатькә читлеккә ябып торулары турында ул болай диде:
Дербышкадан миңа бүләк ителгән су алып кайтып килгәндә, 35литр капчыкка салынган суны трамвайга өстерәп барганда, милиционер миңа килеп бәйләнде. “Что несешь”?дип. Мин аңа әйттем: Иди посмотри!- дидем. “Что несешь”? дип, миңа шатырдатып китереп сукты да, мин барып төштем. Минем кулыма богау кидерделәр дә, милиция бүлегенә алып кереп, читлеккә ябып куйды Полушин Евгений исемле милиционер.
Шуннан мин ярты сәгать буе елап, идәндә аунап, ятканнан соң, врачлар чакыртырга куштым. Ул вакыттта минем инсульт юк иде әле. Тик шул вакытттан соң гына миңа инсульт булды. Хәзер мин инсульт белән яфаланам. Алар табип чакырдылар. Табиплар килеп укол кададылар. Рәхмәт аларга . Ике сәгатьтән соң бер татар милиционеры мине читлектән чыгарды. Һәм “Бар, бабай, кайт!-диде.
Милиционер сездән гафу үтенмәдеме соң? дигән сорауга Мидхәт бабай менә нәрсә диде: Никакой. Бер нәрсә дә юк!-диде.
Бу хәл Мидхәт бабай сөйләвенчә, 2004 елның 24 декабрендә булган. Шундый каршылыклы очрашуда Мидхәт бабайның хезмәт ветераны, 2 группа инвалид икәне ачыклана. Аның йөрәге тота, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырталар. Болар барысы да бу тикшерү нәтиҗәсендә язылган.
Ә Казанның Эчке эшләре буенча батальон командиры заключениесендә милиционерлар үзләренең вазыйфаларын башкарганда законны бозмаганнар, дип уйлыйм, аларның гаебен танымыйм, - дип нәтиҗә чыгара.
Бу заключениегә нигезләнеп, Казан шәһәренең Совет районы прокурор урынбасары Мидхәт Кәримовка каршы милицияләр тарфыннан законсыз эш эшләнмәгән, аларның гаебе юк дип, карар чыгара.
Ә Мидхәт Каримовның тикшерүне дөрес түгел, дип биргән дәгъвасына каршы Казаннның Совет районы судьясы Мидхәт Каримовның милиционерлар тарфынннан аңа карата көч кулланулары турындагы шикаятенә җавап итеп аның гаризасын кире кага.
Шулай итеп 4 ел буе Мидхәт Кәримов мәхкәмә юлында йөри. Аның тормыш иптәше дә, улы да аның бу юлда дөреслекне табуына ышанмыйлар инде. Ә Мидхәт Кәримов әле бу эшне җиңеп чыгуына ышанычын югалтмаган.
Мин телим, миңа рухи зыян күргәнгә, суд, миңа акча түләргә карар чыгарганын телим. Мине рәнҗеттеләр генә түгел , мине үтерделәр, мин үлгән кеше, ди Мидхәт Кәримов.
Мидхәт бабай инде кайда гына язмаган, ул инде Русия Федерациясенең Югары мәхкәмә рәисе урынбасарына да юллаган бер гаризаны.
Менә соңгысы: икенче тапкыр Мәскәүгә Югары Судка җибәрдем. Мин Мәскәүдәге Югары судның карары белән кәнагать түгел, - ди Мидхәт Каримов.
Ә менә 23 ноябрьдә 2007 елда Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча, вәкаләтле вәкил Рәшит Вәгыйзов, үзенең Мидхәт Кәримовка юллаган хатында, мәхкәмә карарларын яңадан карау мөмкинлеге булуы турында белдерә.
Әмма бу мәхкәмә юлын адвокатсыз инде 4 ел буе таптаган, РТИ заводында 17 ел погрузчикта водитель булып эшләгән 73 яшьлек Мидхәт Кәримовның түземлеге, сәламәтлеге, көче һәм белеме җитәрме бу юлда йөрергә, Бер Ходай үзе генә белә ?

XS
SM
MD
LG