Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Насыйбуллина: Аермагыз нәфис сүземнән!


"Шәрык" кызлары замана ди-джейларына мөкиббән, элеккеге дикторлар тавышын "күңелсез" дип саный. Ә Миләүшә Насыйбуллина исә мәрһүмә Камал Саттарова, Фоат Галимуллиннар тавышын үрнәк итеп куя.
"Шәрык" кызлары замана ди-джейларына мөкиббән, элеккеге дикторлар тавышын "күңелсез" дип саный. Ә Миләүшә Насыйбуллина исә мәрһүмә Камал Саттарова, Фоат Галимуллиннар тавышын үрнәк итеп куя.

“Шәрык” клубында Миләүшә Насыйбуллина иҗатына багышланган кичә узды. Диктор Клара Булатова, Нәҗибә Сафина шигырьләрен сөйләде.

Пәнҗешәмбе көнне Казандагы “Шәрык” яшьләр клубында Миләүшә Насыйбуллина иҗатына багышланган кичә узды. Очрашуда билгеле диктор туган телдә нәфис сүз сөйләү нечкәлекләре турында сөйләде. “Яңа гасыр” радиосында эшләүче Миләүшә Насыйбуллина шулай ук Клара Булатова, Нәҗибә Сафина, билгесез авторларның шигырьләрен укыды. Ул туксанынчы еллар башындагы милли яшьләр хәрәкәте турында да хәтирәләре белән уртаклашты.

Казан университетларында укучы яшьләр аңа замана сәхнәсендә ник шигырьгә урын юк дип сораулар бирде. Шулай ук кайберләре элеккеге дикторларның сөйләмен “күңелсез” дип тапкан. Ә Миләүшә Насыйбуллина исә татар радиосы өчен мәрһүмә Камал Саттарова һәм Фоат Галимуллиннар тавышын үрнәк итеп куюын әйтте.

Очрашуда “Яңа гасыр”ның яшь модераторы Илфар Кәримов та катнашты. Ул Миләүшә Насыйбуллинаны остаз итеп тә күрә. Шул ук вакытта аның татар шигъриятенә булган мәхәббәтенә дә соклана.


Кызлар йолдызы ди-джей Илфар Кәримов
та Миләүшә Насыйбуллина фикеренә
каршы килмәде.

“Безнең кебек радиода эшләүчеләр өчен ул дикция белән дөрес итеп сөйләү үрнәге булып тора. Аның татар нәфис сүзенә, әдәби теленә һәм шигъриятенә булган хөрмәте башкаларга да үрнәк булырлык”.

“Азатлык” радиосында Кол Гали рухын хөрмәтләп әдәбият, татар шигърияте турында тапшырулар чыкканын тыңлаучылар хәтерлидер. Ул тема нәфис сүз осталары турында да сөйләмәсәң ярлы булыр иде. Илфар Кәримов исә бүген Кол Галиләрнең “Йосыф-Зөләйхә”сеннән калган эшне сирәкләр башкаруын күрә. Шуларның берсе - Миләүшә Насыйбуллина.

“Ул Кол Галидән алып Мөдәррис Әгъләмовка кадәр булган татар лирикасын пропагандалый”, - ди Илфар Кәримов.

Шулай ук “Азатлык” 2000 еллар башында үз тарихына багышлап махсус бер тавышлы альбом чыгарган булган. Хәтерлисезме? Шундагы язмаларны укуда Миләүшә Насыйбуллина да катнашкан. Тарихта язылып калган сүзләре арасында мондыйлары да бар.

“Татар – башкорт.
Бер ананың ике игезәге.
Сез алгансыз аннан моңнарны,
Учакташлар,
Ут күршеләр бит сез.
Аерып булмый
Башкорт-татарны.”

XS
SM
MD
LG