Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Президент юлламасында нәрсә әйтте?


Дамир Галиакберов, Апас районы "Россельхозбанк" офисы җитәкчесе:
- Президент бар нәрсәне контрольдә тота, бар нәрсәне тәртипкә саласы килә, шуның белән истә калды һәм бу безне бик дулкынландырды. Безнең өлкәгә кагылган мәсьәләләр буенча шуны әйтәсе килә, авыл хуҗалыгы банкы буларак, быел хөкумәт авыл хуҗалыгын күтәрүгә бик зур игътибар бирде. Аларның шуларны барсында контрольдә тотуы, безгә күңел биреп, киләчәктә эшләргә илһам бирә.
-Озак сөйләде. Сайлауларда Русия президентын уйлап, белеп сайларга кирәк, диде.

- Безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен мактады.
- Медведев килүе кирәк. Аның килүе хөкүмәткә бүгенге корылган системаны киләчәктә арттыру һәм киңәйтү генә. Президент Миңтимер Шәймиев кадрларны мактады. Нефтяниклар турында да бик яхшы итеп әйтте. Оргсинтез хезмәткәрләре турында да, Нижнекамски нефтехимиклары турында да, Чаллының Камаз заводы турында да бик җентекләп сөйләде.
- Пенсионерлар турында чын дөресен әйтеп салды. Алар ялгызлар, авырулар һәм аз керемлеләр, диде.
- Мин эштә булдым, ишетмәдем.
- Без студентлар имтихан биреп йөрдек. Сессияне яптык, телевизор карамадык.
- Мин хастаханәдән генә чыктым. Телевизорны ачмадым, ишетмәдем.
- Ул бөтенесе турында да әйтте, әмма мине борчыган пенсия турында гына әйтмәде.
- Борчыган нәрсәләр күп инде, менә, мәсәлән, Кремльгә керү түләүле, бу дөрес мени?
- Фатирларга акча түләп, әллә ничә ел фатир ала алмаучылар турында әйтте. Чиновниклар аны барыбер эшләмиләр. Чөнки халык бердәм түгел. Шуңа алар курыкмыйлар. Ә аларны куркытыр өчен, мәйданга 20-30 мең кеше чыгуы кирәк.
XS
SM
MD
LG