Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтиятенең сигез юнәлеше


Илдус Фәиз
Илдус Фәиз

Татарстанның яңа мөфтие Илдус Фәиз Диния нәзарәтенең киләсе дүрт елда башкарачак максат-бурычлары белән таныштырды. Мөфтият сигез тармакны төп эш юнәлеше итеп билгели.

Мөфти Илдус Фәиз нәзарәттә матбугат очрашуы оештырды. Мөфти экстремизмга каршы тору, яшьләр сәясәте, мөселман матбугатында булачак үзгәрешләр, мөфтияттә милек мәсьәләсендәге кыңгыр эшләр турында тулы мәгълүмат бирде.

Мәчет-мәдрәсәләрне тикшерү көтә

Илдус Фәиз мөфтият беренче чиратта мәчет-мәдрәсәләр эшен нәзарәт уставы нигезендә башкарырга, ягъни идеологик якны тәртипкә китерергә тиеш дип саный. Имам, мөгаллимнәргә бары Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә эшләргә туры киләчәк. Моның өчен Диния нәзарәте һәр мәчет, мәдрәсә, имам, мөгаллим эшен тикшереп чыгачак.

Алга таба барлык мәчетләрдә дә Диния нәзарәте раслаган бер төрле үк вәгазь сөйли башларга мөмкиннәр. Бу ысул Төркия һәм Согуд Гарәбстанында да кулланыла.

Экстремизмга каршы тору


Икенчедән, Диния нәзарәте дини экстремизм, ксенофобия һәм исломофобияга каршы торырга тиеш. Бигрәк тә, 2013 елда Казанда узачак Универсиада алдыннан.

Чынлыкта, Илдус Фәиз федераллар сүзен кабатларга мәҗбүр булды. Бу турыда мөфти сайлау корылтаенда Алексей Гришин да искә алган иде.

Мөфтият радио ачмакчы


Алга таба Татарстан Диния нәзарәте масскакүләм матбугат чараларына зур игътибар бирергә җыена. Шулай ук ислам радиосы ачарга, телевидениедә мөселман тапшыруларын арттырырга, 45 мөхтәсибәттә дә газет чыгара башларга җыеналар.

Мөфти сүзләренчә, мәгълүмат чаралары татар телендә булачак.

Яшьләргә игътибар кирәк

Илдус Фәиз яшьләр сәясәте турында аерым әйтеп китте. Мөфтият яшьләргә эш урыннары булдырырга, мәдрәсә шәкертләренә эш табарга, аларны читтә дә укытып кайтару бурычларын куйган.

Укырга, укырга!!!

Киләчәктә имамнар Русия ислам университетында елга бер тапкыр тикшерү – аттестация үтә башлый. Ягъни алар өчен белемне камилләштерү курслары оештырыла. Шулай ук вәгазьчеләр әзерләү максаты да куелган.

Мөфти Илдус Фәиз мәчет милли-мәдәни үзәк тә булып торырга тиеш дигән фикердә. Биредә китапханәләр, төрле түгәрәкләр оештырырга кирәк.

Динчеләр белән зыялыларны берләштерү


Илдус Фәиз алга таба динчеләр белән зыялылар татар милләтен үстерү юнәлешендә бергә хәрәкәт итәргә тиеш дип саный. Шул максаттан татар конрессы чараларында һәрдаим Диния нәзарәте катнашачак.

Диния нәзарәте татар-мөселман дини мирасын кайтару эшендә дә активлык күрсәтергә җыена. Чөнки соңгы елларда татарның дини мирасын кире кагучы имамнар да барлыкка килде.

Кыңгыр эшләр

Яңа мөфти Илдус Фәиз әйтүенчә, Диния нәзарәтенең төп бурычларының берсе – мәчет имамнарының финанс мәшәкатьләрен хәл итү. Бигрәк тә, авыл мәчетләренекен. Хәзрәтләр дин таратырга, ә мәчет түләүләре өчен акча эзләп йөрергә тиеш түгел, ди Илдус Фәиз.

Бу уңайдан инде беренче адымнар ясалды – имам-мөхтәсибләргә аена ун мең сум хезмәт хакы түли башладылар.

Әмма шул ук вакытта Илдус Фәиз мөфтиятнең милек өлкәсендә кыңгыр эшләре барлыгын яшермәде. Мисал өчен, хөкүмәт мөфтияткә җир, биналар бүлеп биргән. Әмма аларның кайберләре тиешле юнәлештә кулланылмаган.

“Бу милек Диния нәзарәтенә кире кайтарылачак. Алга таба мөфтият финанс эшләр турында имамнар алдында хисап тотачак”, ди Илдус Фәиз.

Дәүләт сәясәтен хуплау

Мөфти Илдус Фәиз Диния нәзарәтенең дәүләт сәясәтен хуплавын белдерде. Толерант җәмгыять, диннәр арасында татулык булдырырга тырышкан сәясәтне яклыйбыз, диде Татарстан мөфтие Илдус Фәиз.
XS
SM
MD
LG