Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кризистан җиңел чыгамы?


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия премьер-министры Владимир Путин, хөкүмәтнең 2010 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабында ил кризистан зур зыян күрмәде, ди. Татарстан икътисадчылары әлеге мәсьәләне төрлечә бәяли.


Русия премьер-министры Владимир Путин хөкүмәтнең 2010 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабын икътисад тармагыннан башлады. Икътисад белгечләре 2010 елда Русиядә кризисның икенче дулкыны узуын әйтсә дә, Путин, тулаем ил кризис авырлыкларыннан зур зыян күрмәде, ди. “Европа илләре социаль бурычларын үтәми торганда, Русия икътисады кризиста да какшамады”, диде хөкүмәт башлыгы.

Татарстан фәннәр академиясе галиме, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко ил җитәкчелегенең бу сүзләре белән берничек тә килешеп булмый, ди.

“Кризис чорында Русиянең еллык гомуми кереме 8%ка төште. Бер генә Европа иленең икътисады да болай аска тәгәрәмәде. Алга киткән илләр арасында гомуми еллык керемнәре 3-4%тан да аскарак төшкән илләр юк. Ә Кытай, Һиндстан кебек үсеп баручы илләрдә икътисад хәтта күтәрелде. Шуңа күрә Русия кризистан зур зыян күрмәде дию дөрес түгел. Чималга бәянең нык төшүе һәм Русиянең бу чималны бер тарафка гына юнәлдереп сатуы кризиска каршы тора алмауның төп сәбәбе булды”.
Казан федераль университеты проректоры, Татарстанның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллин исә, Путин белән өлешчә килешеп була, ди. Башка илләр белән чагыштырганда, Русиянең кризис елларында социаль бурычларына бюджетны киметмәве – зур җиңү. Әмма бу җиңү кыйммәткә төште, ди ул.
Марат Сафиуллин

“Русиядә социаль бурычларны үтәүгә тотылган акча күләме киметелмәде. Әлегә без АКШ тәҗрибәсен өйрәнәбез. Анда кризис вакытында социаль тармакка киткән чыгымнар 50%ка кадәр киметелде. Әмма бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Социаль тармакның бюджеты киметелмәү Русия җитәкчелегенә кыйммәткә төште. Шуңа күрә дә кризистан чыгу өчен, башка илләр белән чагыштырганда Русия күбрәк акча һәм вакыт сарыф итте. Әмма илнең тотрыклылык фонды булуы кризистан чыгарга ярдәм итте”.
Аның сүзләренчә, 2010 елда Русия икътисады бик көчле алга киткән, әмма 2011 ел башында бераз сүрелгән. Икътисадның тулаем аякка басуын Сафиуллин 2012 елга фаразлый.

Икътисад белгечләре еш кына Русия икътисады кризиска кадәр булган халәтенә 2014 елда гына кайта алачак дип фаразласа да, Владимир Путин икътисадның аякка басуын 2012 елга тәгаенли. Аның сүзләренчә, 2010 елда ук Русиянең еллык кереме 4%ка арткан. Хөкүмәт башлыгының оптимистик фаразларына караганда, быел да шундый күрсәткеч көтелә.
XS
SM
MD
LG