Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Газ исен сизгәндә ни эшләргә беләсезме?


Казандагы Кече Печора урамындагы фаҗига газ шартлаудан булган дип фаразлана
Казандагы Кече Печора урамындагы фаҗига газ шартлаудан булган дип фаразлана

Күптән түгел “Җәмәгать фикере” тикшеренүләр фонды көнкүрештә газ куллану мәсьәләсендә Русия төбәкләрендә сораштыру үткәргән.

Анда катнашкан кешеләрнең күбесе, 62% кеше, газ шартлаулары һәм төрле казалар кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга, дип җавап биргән. 43% җавап бирүче шартлауның сәбәбен иминлек таләпләренә битараф карауда күрә, 4% кеше сәбәпләр арасында җиһазларны тикшереп тормау һәм эчкелечекне атый. Шул уңайдан без дә, Казан урамнарында сораштыру үткәрдек. Казанлылар газ исе чыгып торганда, нәрсә эшләргә кирәген, шартлаудан саклану юлларын беләме?

- 04 нумерына телефоннан шылтыратып, газны тикшерү хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар килгәнче, электрга кагылмаска,шырпы сызмаска, тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтергә. Очкын чыгарырга ярамый. Ишекне ачмаска. Һава керсә газ белән кушылып, шартларга мөмкин.
- МЧС чакыртырга кирәк. 01хезмәтенә шылтыратырга кирәк.
- Безнең өйдә газ колонкасы бар. Анда язылган 04 нумерына шылтыратырга кирәк, дип.
- 112 мобил телефоннан шылтыратырга була.
- ЖКУдан ахрысы килеп тикшереп караганнары бар, ә кем килеп караганын төгәл генә белмим.
- Төтен юлы йөргән юшкәнең тартамы, юкмы икәнен карый белмим. Шырпы сызып яндырабыз да, җылы су килә.
- Әти-әнигә шылтаратам.
- Газовикларны чакырырга кирәк.
- Газым да юк, яшәр урыным да юк.
- Электр плитәсе кулланам.
- Гафу итегез, мин аны белмим.

- 04кә шылтыратырга кирәк.
- Мин балаларымны да өйрәтәм. Без өйдә тәмәке тартмыйбыз. Куркынычлык тудырмыйбыз. Газ исен сизгәндә иң беренче тәрәзәләрне ачып җилләтергә кирәк.
- Баш кранны ябарга кирәк. Мин үзебезнең Татгаз хуҗалыгын чакырам. Форточкаларны ачырга кирәк. Электрны төптән, счетчикны сүндерергә кирәк. Очкын чыгарырга ярамый.




"Азатлык" радиосы бу сорауны белгечкә дә бирде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Светлана Лебедева газ исен сизгәндә нәрсә эшләргә, дигән сорауга болай диде:
"Беренче чиратта 04 номерыннан газ хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Алар килгәнчегә кадәр, бүлмәне җилләтегез. Чөнки җилләтмәсәң, электр утын кабызып та шартлау былырга мөмкин. Шулай ук җилләткәнчегә кадәр, бу бүлмәдә шырпы да кабызырга ярамый. Газ чыкмасын өчен газ җиһазларын һәрдаим тикшереп һәм газ хезмәткәрләре вәкилләрен даими чакырып торырга кирәк. Барлык хилафлыкларны сез үзегез түгел, нәкъ менә алар бетергә тиеш"
XS
SM
MD
LG