Кемдер Америкадагы 50 штатның берьюлы яртысында диярлек үткән беренчел сайлаулар Ак Йорт өчен барган көрәшкә ачыклык кертер дип уйлаган булса – ялгышты. Олы Сишәмбе, ә Америкада бу көн шулай атала, көтелмәгән нәтиҗәләр белән җавапсыз сораулар да китерде.
Республиканнар арасында иң шаккаттырганы – иң өлкән намзәт – Джон Маккэйн булды. 71 яшьлек сенатор Калифорния, Иллиноис, Нью-Йорк кебек әһәмиятле штатларда җиңеп, үзенең яшьрәк һәм баерак көндәшләрен артта калдырды.
"Мин үземне беркайчан да башкалардан өметсезрәк санамадым. Ләкин, бүгеннән башлап без инде шулай әйтергә тиешбез: Американ президентлыгына республикан намзәте ул - без", диде Джон Маккэйн.
Шул ук вакытта, Маккэйнның фиркадәше, элекке губернатор Майк Һакаби көтмәгәндә көньяктагы 5 штатта җиңде һәм әлегә чигенергә җыенмый:
"Бүген без күпләрне гаҗәпкә калдырып, әле дә аякта торуыбызны күрсәттек, дуслар, без моңа ирештек", диде Майк Һакаби.
Ниһаять, өченче респубикан Мит Ромни 6 штатта җиңде һәм ул да әлегә өметен өзеп бетерми.
Демократлар арасында вазгыять тагы да кискенрәк.
Һиллари ханым Клинтон Калифорния, Нью- Йорк кебек эре штатларда җиңде. Күзәтүчеләр фикеренчә, ул сәламәтлек, мәгариф һәм социаль өлкәдә вәгъдәләре белән урта сыйныф сайлаучысын үз ягына аудара алган.
Һиллари Клинтон: Без моңа әзер!
Һиллари ханым эре штатларда җиңсә, аның фиркадәш көндәше Барак Обама ваграк штатларны яулады. Обама үзен шактый ышанычлы тота. Күзәтүчеләр фикеренчә, ул хәзер Клинтон "басуы" саналган афро-американ бистәләрендә һәм укымышлы сайлаучылар арасында да уңыш казана.
Барак Обама: Безнең вакыт җитте!
Нәтиҗәдә, делегатлар тавышын чагыштырып караганда, Обама белән Клинтон якынча бер чама тавыш җыйган. Бу иң мөһиме. Чөнки ярышның бу өлешендә көрәш штатлар өчен түгел, ә делегатлар өчен бара. Партия корылтаенда намзәтне нәкъ менә делегатлар сайлаячак.
Республикан намзәте булу өчен кимендә 1191 делегат тавышы кирәк. Маккэйнныкы хәзер 703 булды, ягъни ул кирәкле санга шактый якынайды.
Ә менә демократ намзәте булу өчен 2025 делегат тавышы кирәк. Клинтонныкы хәзер 845, Обаманыкы – 765 булды. Ягъни, алар арасында көрәш әле алда.
Март һәм апрель аенда беренчел сайлаулар Оһайо, Тексас һәм Пенсильвания штатларында үтәчәк.