Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” кә – 5 яшь!


“Безнең гәҗит” нең юбилей саны
“Безнең гәҗит” нең юбилей саны

Моннан нәкъ 5 ел элек “Беҗнең гәҗит”нең беренче саны дөнья күрде. Баштарак айлык газета буларак чыга башласа да, бер елдан соң атналык басма булды. Бүген газетаны 18 мең кеше яздырып һәм киосклардан сатып алып укый.

Газетаның мөхәррире Илфат Файзрахманов басманың ничек барлыкка килү тарихы турында болай дип яза: “Үтә авыр еллар булды. Абунәчеләрдән кергән акча типография чыгымнарын да капларга җитми. Телевидениеләге хезмәт хакы, бурычларны түләү өчен сатылган машина акчасы шушы газетага кереп китте. Танышларым бу эшнең барып чыкмаслыгына ишарәләде, ташларга киңәш итте. Шулай да укучыларыбызның газетаны үз итүләре, безгә язышулаары, авторларның күбесенең гонорардан баш тартуы газетага аяк басырга ярдәм итте. Инде менә хәзер газета 18 меңнән артык тираж белән чыга.”

Шулай бу биттә “Безнең гәҗит” не чыгаруга көчен салучыларның фотосүрәтләре һәм алар турында белешмәләр язылган. Әйтик, Илфат Файхрахмановның тормыш иптәше Зөлфия газетага килгән хатлар белән эшли. Ә Зөлфәт ике югары уку йортында белем алу белән беррәттән әтисенә дә булыша. Ул газетадагы язмаларны, рәсемнәрне урнаштыру өчен җаваплы. Баштарак “Безнең гәҗит”не гаилә газетасы дип тә атарга була иде, хәзер инде штатта берничә журналист һәм хәреф төзәтүче дә бар. Алар Мәдинә Нурулла, Лилия Заһидуллина, Лилия Йосыпова, Алсу Закирова һәм башкалар. Шулай ук бу биттә газета укучыларыннан килгән “Безнең гәҗит”кә атап язылган шигырьләр дә урын алган.

Ә хәзер газетаның беренче битенә күз салыйк. “Илдә ниләр бар?” сәхифәсендә көн үзәгендәге темаларга язмалар басылган. “Мәктәпләр акча талый” дигән баш исем астында, урта уку йортларында ата-аналардан канунсыз акча җыю мәсьәләсе кузгатыла.

Ә менә газетаның “Азатлык” битендә радиобызда эфирга чыккан язмаларның кайберләре урын алган. Аерым алганда, республика прездентының еллык юлламасы, бу турыда язучы, драматург Рабит Батулланың уйланулары һәм зур бәхәсләргә сәбәпче булган иҗат иясе, эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинованың “Әстәгәфирулла” дип аталган яңа альбомы чыгуы турында мәкаләләр басылган.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында хәрби хезмәт турындагы мәкаләргә аерым бер бит бирелгән. Монда Азнакай районынды яшәүчее Мөгәмбәр Галиев үзенең хәрби хезмәттәге истәлекләре белән уртаклаша. Ә менә Арча районы, Якты-Көн авылыннан Венера Шакирова армиягә барасы улы өчен бик нык курка икән. “Армиядәге вәхшилекне телевизорлардан күрсәтеп, газеталарда язып торгач, ничек инде юалаң өчен курыкмыйсың? Кайчан бетәр икән бу армиядәге тәртипсезлек?” дигән сорау белән тәмамлана язма.

Шулай ук әлеге юбилей санында гадәттәгечә иҗтимагый, рухи, әхлакый, социаль, гаилә, сәламәтлек темаларына язылган мәкаләргә дә урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG