Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОС юлы: төрмәдән хастаханәгә. Үлем хәлендә


Василий Алексанян үлем хәлендә төрмәдән хастаханәгә күчерелә
Василий Алексанян үлем хәлендә төрмәдән хастаханәгә күчерелә

Хокук яклаучылар һәм Европа мәхкәмәсе басымыннан соң, Русия рәсмиләре ЮКОСның элекке вице-президенты, каты авырган Василий Алексанянны төрмәдән хастаханәгә күчерергә ризалашты. Ул арада, Алексанянны яклап ачлык игълан иткән һәм шулай ук төрмәдә утырган ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский, Путин чорында канунчылыкка килгән зыянны Дмитрий Медведев төзәтә алмаячак, дип белдерде.


ЮКОС ширкәтенең элекке вице-президенты Василий Алексанян өчен моны кечкенә булса да, җиңү дип атарга буладыр. 18 ай төрмә шартларында аның АИДС, ягъни СПИД авыруы 3б дип аталган авыр дәрәҗәгә җиткән. Бизләрендә яман шеш булуы расланган, өстәвенә туберкулез эләктергән. Адвокатлар әйтүенчә, ул инде күрми, диярлек.

Хокук яклаучылар аны төрмәдән махсус хастаханәгә күчерергә үтенде. Европаның кеше хокуклары мәхмәкәмәсе бу хакта бер-бер артлы өч карар чыгарды. Европа парламенты депутатлары Русия президенты, премьеры, баш прокуроры исеменә мөрәҗәгатьләр юллады.

Ниһаять, атнакич көнне Алексанянны хастаханәгә күчерергә карар ителгән.

"Мине шул гына борчый, бу инде шактый соңдыр. Чөнки, бу вакыт эчендә аның бизләрендә яман шеш һәм бәлки туберкулез өстәлгән" диде Алексанянның адвокаты Дрю Һолинер.

36 яшьлек Василий Алексанян 2006 елның апрелендә кулга алынган иде. Аңа кадәр ул ЮКОСның хокук идарәсен җитәкләде, төрмәдә утырган Михаил Ходорковскийның адвокаты иде. Прокуратура аны шул ук салымнан качу, үзләштерүләрдә гаепли. Алексанян үзенә белдерелгән бар гаепләүләрне кире кага. Прокуратураның үзен Ходорковский исеменә яла ягуга этәрүдә гаепли.

Михаил Ходорковский төрмәдә дә Русиянең киләчәге турында уйлана
8 ел төрмәгә хөкем ителгән һәм хәзер Чита төрмәсендә утырган Михаил Ходорковский Алексанянның яклап ачлык игълан итте.

Шушы көнәрдә Ходорковский Financial Times гәзитенә әңгәмә бирде. Бу әңгәмәсендә ул Путин чорында Русия канунчылыгына килгән зыянны аның варисы Дмитрий Медведевның төзәтә алачагына шик белдерде. Русиядәге традиция, халыкның акыл дәрәҗәсе һәм дә канунчылык яклы көчләрнең җитәрлек булмавы – болар барысы да яңа җитәкчегә каршы булачак, дип саный Михаил Ходорковский.

XS
SM
MD
LG