Accessibility links

Кайнар хәбәр

Базар алдында зур чиркәү, эчтә намаз йорты


Әлмирә Әдиятуллина: Башкаларга карап без ачуланырга яки туктап калырга тиеш түгел.
Әлмирә Әдиятуллина: Башкаларга карап без ачуланырга яки туктап калырга тиеш түгел.

Зур чиркәүне Мәскәү ача, ә мәчетне базар үзе ачты. Татарстан толерантлык һәм сабырлык сәясәтен алып бара.

Казанда элек Киров урамы бар иде. Аны ашыгыч рәвештә меңьеллык бәйрәм вакытында Мәскәү урамы дип атадылар. Тик моңа карап кына урамны Мәскәү мэры Юрий Лужков урамны төзекләндермәде. Аның каравы шул урамдагы Мәскәүле Петр, Алексий, Иоан, Филипп һәм Ермоген изгеләре исемендәге чиркәүне торгызуда Мәскәү мэры ярдәм итәчәк икән. Бу чиркәү мөселманнар, аеруча дини булган Үзәк Азия илләреннән килгән мөһәҗирләр эшләүче базар каршында ачыла. Мөселманнар да урыс чиркәү сала дип туктап калмаган.

Казандагы үзәк колхоз базары каршында иске зур чиркәү торгызыла. Бүген ул койма белән чорнап алынган. Эчендә зур чокыр. Бу чиркәү 1930 елда шартлатылган булган. Бүген бетон белән катырып часовня корып куйганнар. Шунда ук Раифа монастыре пешергән икмәкне сатучы кибет тә бар. Ул Үзәк базарга карап тора.

Ә чәршәмбе көнне исә базар эчендә мәчет-павильон ачылды. Зур чиркәүне Мәскәү ача, ә мәчетне базар халкы үзе ачты. Дөрес, бу базар янында моңарчы да берничә мәчет бар иде. Алар элеккеге иске татар бистәсе янында бит. Иң якыны: Солтан мәчете. Мәчет-вагончык ачылуга хөкүмәт вәкилләре дә, мөфтият тә, мөселман әһелләре дә барды. Казандагы иң билгеле мөселман әһелләрнең берсе Әлмирә Әдиятуллина, “Мөслимә” оешмасы җиткәчесе бу базарны бик ярата икән. Өрек һәм хөрмә сатучылар да аны танып бәяне төшереп бирәләр икән. Әлмирә апа да төрки кардәшләрне хөрмәт итәргә кирәк ди.

“Үзбәк, таҗик кардәшләр элек Солтан мәчетенә йөргән. Менә хәзер инде базар янында якынрак итеп намаз йорты ачтылар. Ачылыш кичә булды. Мине дә үз итеп чакырдылар. Базарда дин тотучы татарлар азрак. Тик безгә төрки кардәшләрне хөрмәт итәргә кирәк”, - дип сөйли Әлмирә Әдиятуллина.

Монда якында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Галия мәчете дә бер трамвай тукталышы аралыгында гына урнашкан. Мөселманнар күплеген искәртеп, базар тирәсендә шактый санда хәләл кафеләр, кибетләр эшли. Дини кешеләр мәнфәгатен базар җитәкчеләре дә кайгырта икән. Ә алар мөселман түгел, православ кешеләр ди.

“Казанда намаз йорты ачылган базар хуҗалары да урыс икән. Башка базарлардан да килделәр. Алар да ачабыз дип сөйләде. Алар да урыс иде”, - ди “Мөслимә” оешмасы җиткәчесе.

Шулай ук бу көннәрдә Казанда правослау хатын-кызлар семинариясе да эшен башлап җибәрде. Казан өчен гадәти нәрсә: монда чиркәү үзен ирекле хис итә. Татарлар элеккеге урыс чиркәвенең аларны көчләвен онытырга тырыша. Татарстан хөкүмәте толерантлык һәм сабырлык сәясәтен алып бара. Тик мөселманнар үзаңыбызны да түбәнсетергә кирәкми дип саный.

“Монда киләләр дә толерантлык бар дип мактаналар. Чын мөселманнар тавышы аз ишетелә. Бу – безнең, мөселманнарның толерантлыгы бит. Шуңа күрә без Татарстан һәм татар халкы абруен төшермичә сабыр гына акыл белән ислам динен күтәрергә тиеш. Правослау динендәгеләр эше әлбәттә күңелне тырмыйдыр. Менә Казан мэры Илсур Метшин да аларга хатыннар семинариясен ачарга барды. Аларга сигез бина бирелгән. Безгә бирмиләр бит. Җитмеш кызны укытырга телиләр. Ә мин Мәрҗани көллиятенә бардым. Анда исә 12 кыз гына укый. Тик башкаларга карап без ачуланырга яки туктап калырга тиеш түгел. Безгә үзебезгә үшән булмыйча, таләп итеп эшләргә кирәк”, - ди Әлмирә Әдиятуллина.

XS
SM
MD
LG