Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкә татар мәдәнияте фестивале Әсәкәй районында үтте


Әсәкәй районы татарлар яши торган иң зур төбәк. Халык санына килгәндә: урыслар -35,7%, татарлар - 47,2%, унлап татар авылы бар.

Әлеге елны фестиваль 4нче тапкыр үткәрелә, тик моңа кадәр ул зональ буларак үтә иде. Бу юлы чараның төп таләбе – үзешчән артистларның яшьләре 15 алып 35кә кадәр иде. Оештыручылары: Әсәкәй районының татар милли – мәдәни мөхтәрияте, хакимиятенең мәдәният бүлеге, өлкәнең мәдәният һәм сәнгать буенча департаменты һәм Бөтендөнья татар конгрессы иделәр.

3 нче февраль көнне Әсәкәй районында үткән “Ак хисләр” исемле кышкы фестивальдә өлкәнең 7 районыннан һәм 2 шәһәреннән килгән татар коллективлары катнашты.Программа 4 номинация буенча барды: җыр, бию, нәфис сүз, фольклор.
Әлеге программаның 50 гә якын номерларын, 5 сәгатьбуе ,жюри әгъзалары карады. Алар арасында: Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова, Татарстанның Атказанган артисткасы Роза Хабибуллина, БТБ Башкарма комитеты матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи , Әсәкәй балалар китапханәсе мөдире Хәлисә Тавеева.

Татарстаннан килүчеләр әлеге фестивальне Татарстан фестивальләре белән дә чагыштырдылар, чөнки анда тавышлар саф татар телендә яңгырады, искиткеч матур милли киемнәрдә өздереп биюләрен күрү сирәк була торган тамаша. Иң мөһиме – талантлы яшьләр үсә!

Северный районыннан килгән иң кечкенә җырчы Рузалия Хәкимова башкаруында “Туган тел” җыры яңгыравы моның бер мисалы. Ниһаять, тантаналы бүләкләү мизгеле дә килеп җитте.Жюри рәисе Мингол Галиев һәр катнашучыга Мактау грамоталары , истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район балалар бакчасы китапханәсе җитәкчесе Хәлисә Тавеева Әсәкәйнең 1нче балалар бакчасына, Яңасолтангол мәдәният йортына оригиналь чиг, Искесолтангол һәм Әсәкәйнең 3нче балалар бакчаларына иң яхшы йорт, 4нче бакчага кунакчыл өй өчен бүләкләр тапшырды.

“Нәфис сүз” номинациясе буенча: “Бәллүр каләм” бүләге иясе, язучы Нәзифә Кәримова бүләкләде. 1нче дәрәҗә диплом һәм бүләк белән Александр районы Яфар авылыннан Илдар Кутуев бүләкләнде.
Татар җырында: 1нче урынны “Әнием” җыры белән Александр районы Яфар авылыннан Эдуард Хачатрян яулады. Бүләкләрне Мингол Галиев тапшырды.

Бию буенча: Әсәкәй районы Колшәрип авылыннан Илһам Галлямовка 1 дәрәҗә дипломны Роза Хәбибуллина тапшырды.
Фольклор буенча: 1дәрәҗә дипломны Пономарёвка районы Дүсмәт авылы иҗат коллективы туй күренешен күрсәтеп яулады. Гран – при Әсәкәйнең “Чишмә” халык ансамбле “Су юлы” музыкаль – уен өчен лаек булды.Бу ике коллективка да Бөтендөнья татар конгрессыннан Гөлназ Шәйхи DVD караоке һәм мең ярым җыр кергән диск бүләк итте.
Шунда ук Гөлназ Шәйхи Богырыслан шәһәреннән булган Рәис Кәримовка татархалкының милли – мәдәни үсешенә керткән хезмәтләре өчен “Бөтендөнья татар Конгрессы“иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге медале бирелде.
Фестивальне башыннан алып ахырына кадәр Әсәкәй район Мәдәният йорты директоры, Руссиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишина башкарып чыкты.

Менә шундый югары кимәлдә булдылар катнашучылар да , оештыручылар да,Роза Хәбибуллинага кушылып, инде гимнга әверелгән “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын тәмамладылар өлкә татар мәдәнияте “Ак хисләр” фестивален.
Фестивальнең иганәчеләренә килгәндә , ул Әсәкәй районы татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе , өлкә Кануннар җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов һ.б. милләттәшләребез ярдәмендә үтте.
XS
SM
MD
LG