Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурдагы иҗади очрашуларны мәскәүлеләр яңартты


Заманында, татарлар күпләп яшәгән Руссия төбәкләрендә, Татарстаннан килүче язучылар – җырчылар белән очрашу - гадәти хәл булды .

Алар халыкка күтәренке рух өсти иде. Тик, мондый очрашулар турында сагынып сөйләргә генә калды.
Әлеге күркәм очрашуларны яңартыр өчен оренбурлылар, Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысаларында , мәскәүлеләр; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова, Татарстанның атказанган җырчысы Роза Хәбибуллина белән 5 иҗади очрашу үткәрделәр.

Беренче очрашу Әсәкәйдә үтсә, икенчесе шул ук көнне , район үзәгеннән 30 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан, Иске Көлшәрип авылында булды. Әйтерсең, әлеге авылда язучының “Сагынасыңмы, дип сорыйлар...” китабын укымаган кеше калмаган. Шунысы да шаккатырды: 5 апа зур – зур хикәяләрне яттан өйрәнгәннәр. Ә мәктәп балалары “Үп мине, Зәйтүнә” исемле пьесасын оста итеп сәхнәләштергәннәр дә. Инде укучыларның язучы иҗатына биргән бәяләрен тыңлыйк.
Һәрбер язучы үзенең укучыларыннан туры бәя ала алса, аның өчен бу бик зур бәхетле мизгел. Балалар бакчасы коллективының күбесе әлеге китапны укып чыкты. Без бала – чакка кайткан кебек булдык. Энҗе бөртеге бер таш кына, илһам чишмәгез гел шул ташны ярып торсын.

Әсәкәй районында 2 очрашу үтсә, 4 февраль көнне, Оренбурда 3 очрашу булды. Әсәкәйдән Оренбурга кадәр 350 чакрым юл.Әйтергә кирәк, бер очрашу икенчесен кабатламады. Очрашу Каргалы мәктәбеннән башланды. Балалар кунакларны: язучы Нәзифә Кәримова һәм җырчы Роза Хәбибуллинаны авторның “Чәк – чәкле чәй” җыры һәм чәк – чәк белән биеп каршы алдылар. Очрашуга әзерләнгәндә балалар заман технологияләрен кулландылар,- диде очрашуны алып баручы , тарих укытучысы Альбина Файзуллина.

Балалар икенче төрле карашлар белән чыктылар бу очрашудан. Шуңа күрә, мондый очрашулар бик кирәктер. Үз халкыңның вәкилләре белән танышу, милли аңны тәрбияләүдә балаларга зур йогынты ясый. Очрашуны балалар Н. Кәримованың сүзләренә язылган “Бер күрешү үзе бер гомер” җыры белән тәмамладылар.

Ә инде Оренбурның Дзержинский исемендәге мәдәният йортындагы иҗади очрашу Каргалы авылының “Эра” һәм Чесноковка авылының “Селена” исемле балалар бию төркемнәре белән берлектә үтте. Роза Хәбибуллина , Оренбур җирендә, гимнга әйләнгән “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкарганда зал аягүрә басып алкышлады.
Оренбурдагы 3нче очрашу - Х.Ямашев исемендәге татар китапханәсендә үткән “Замандаш” исемле татар – башкорт зыялылары клубында тәмамланды.

Әйтергә кирәк, әлеге очрашулар белән Оренбурның масса – күләм матбугат чаралары да кызыксынды. Алар Оренбурның теле һәм радио тапшыруларында чагылыш таптылар. Шул ук вакытта әлеге чараларны “Яңа гасыр “ ның “Халкым минем” тапшыруы да төшерде.

Шулай итеп, язучы Н.Кәримова һәм җырчы Р.Хәбибуллина катнашында үткән 5 кичә халкыбызның мәдәниятен үсеп килүче буынга мирас итеп калдыру максатыннан үткәрелде, зур сәнгать югарылыгында үткәргән мәдәният көннәре зур бәяләүгә лаек иде. Һәр эшнең дәвамы булган кебек, киләчәктә дә мәскәүлеләр белән очрашулар турында сүз алып барылды.
XS
SM
MD
LG