Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Богданов үзенең татар тамырларын таныды


Андрей Богданов Казанда
Андрей Богданов Казанда

Казанда Русия президентына нәмзәт Андрей Богданов булды. Күп кенә русияләргә аз таныш булган Андрей Богданов президент нәмзәтләре арасында иң яше.

Аңа - 38 яшь, Мәскәүдә туган. Үзенең президент көрәшендә катнашуы хакында болай ди:

Мин демократлардан бердәнбер нәмзәт. Узган Дума сайлауларында кырык миллион чамасы кеше катнашмады. Шуларның яртысы бичара калган демократияне яклаучылар дип уйлыйм. Без демократлар өчен тавыш биреп килүчеләрне чакырабыз”, диде Казанда Русия Демократик фиркәсе башлыгы Андрей Богданов.

Андрей Богданов мәчеттә дә, чиркәүдә дә булды. Державин, Пушкин, Тукай һәйкәлләренә га чәчәк салды. Шулай да аңа иң затлы урында халык белән аралашырга бирмәделәр. Өч көннән коммунистлар очрашуы да узачак залда - искергән Сәйдәшев мәдәният йортында халык белән очрашты ул. Шунда ук әнисе кырым татары булуын әйтте. "Әнием - Лариса Абдраим кызы Касыймова. Казахстанда туып үскән. Әбинең гаиләсе белән Кырымнан 1944 елда куылган. Бабай аларны сугыштан кайтып Үзәк Азиядән эзләп тапкан."

Очрашуда катнашкан галим Дамир Исхаков та Богдановның татар тамырлы булуына игътибар итте.

“Азатлык” хәбәрчесе исә Русиядә татарофобия очраклары очравын искәртеп сорау бирде. Аның татар әнисен, аеруча кырым татарларына бәйлелеген әйтүе рейтингын бик каты төшермәсме? Ачык җавап булмады, мондый сүзләр яңгырады. “Мин дөньяның иң зур татар шәһәрендә яшим. Мәскәүдә бер миллион татар яши!” диде. Янәсе Казанда да биш йөз мең татар булырмы?

Журналистлар да, башка партия вәкилләре дә Казанда Богдановның күзенә терәп сорады: Мәскәү кирмәне проекты түгелме сез, дип. Ул моны кире кагып тормады, “Мин аны почмак саен инкәр итеп йөри алмыйм”, дип чикләнде.

Күп кенә русияләргә бөтенләй таныш түгел Андрей Богданов Русия президентына нәмзәт булып торучыларның иң яше. Ул үзенең юнәлеше итеп Русияне Европа Берлегенә якынайтуны саный. Һәм бу нисбәттән 2009нчы елны гомумдәүләт референдумын уздыруны тәкъдим итә. Богданов барлык оппозицион демократларны үз артыннан алып барырга әзер булуын да әйтә һәм сайлауларда 25 процент тавыш җыячагына өмет тота.

“Чынлап та аның танышлыгы Мәскәү кирмәнендә дә көчле, Европада да. Андрей Богданов яшь һәм җитди сәясәтче. Казан аның белән эшләргә тиеш”, дип уйлый полтолог Дамир Исхаков.

2 мартта узачак Русия президенты сайлауларында 4 нәмзәт катнашачак. Ул Русиянең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев, Коммунистрлар фиркәсе җитәкчесе Геннадий Зюганов, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский һәм Русия демократик фиркә лидеры Андрей Богданов. Дамир Исхаков башка нәмзәтләр Казанга сайлау алдыннан килеп тормас дип саный. Шул ук вакытта ул Татарстан хөкүмәте Андрей Богдановка тиешле хөрмәтне күрсәтмәде, дип тә исәпли.


Казанда очрашуда катнашучылар Богдановны демократия бар дип күрсәтергә тырышу”да да гаепләде. Билгеле булганча, кандидатка теркәгәндә Богдановның имзаларында бернинди хилафлыклар тапмыйча президентлыкка нәмзәт итеп теркәлде, ә Михаил Касьянов теркәлә алмады. Андрей Богданов, Касьяновның теркәлә алмавы сәбәбе аңа тәҗрибә һәм кешелек сыйфатлары җитмәүдә, дип белдерде.

Әйтик, Андрей Богданов бер миллионга якын имзаны алдан ук үз штабларында да юк итүләрен искәртте. “Касьянов бик тиз генә төбәкләрдә берничек тә яклау таба алмас иде. Әле бит теге сайлауларда да СПС фиркәсеннән Ирина Хакамада имза җыючыларга акча түләмичә калдырды. - Кем аларга имза җыйсын? Менә ялганлап җыеп биргәннәр дә инде. Без үз имза җыючыларга ышансак та, шактый имзаны тикшертеп юк иттек бит. Әйтик кайберләренең тору урыны үзгәрә, кайсысының паспорты үзгәрә. Үзәк сайлау комиссиясенә имзаларның тикшерелгәннәрен генә бирдек. Ә бит безнең дә төбәкләрдә актив бүлекләр эшли. Без оешканга инде 18 ел. Берничә елда гына партия яки хәрәкәт оештырып җиңү яулап булмый”, диде.

XS
SM
MD
LG