Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам җәмәгате” хөкем карарарын көтә


Чаллыда “Ислам җәмәгате” эше буенча гаепләнүчеләрне яклап махсус “яклау комитеты” төзү турында сүз булган иде.

Оештыру эшен үз өстенә алырга теләгән Гамир Камалетдинов бу уңайдан “Азатлыкка” болай диде:

“Гаепләнүчеләрнең туганнарын туплап булмады. Күбесенең бу эштә нәрсә дә булса үзгәртүгә өметләре киселгән иде.”

Гамир абыйның малае Айрат Камалетдинов 2004 нче елның ноябреннән төрмәдә утыра. Ул террор әзерләүдә һәм канунсыз берләшмәләр төзүдә гаепләнә. “Ислам җәмәгате” хакында соңгы вакытта матбугатта Русия күләмендә языла. Анда әйтелгән сүзләр, гаепләүләр хакында Гамил Камалетдинов ни уйлый ? Чөнки алдагы бер-ике көндә мәхкәмә аның малае Айратка һәм башкаларга хөкем чыгарачак.

"Мәхкәмә эшен тәмамлады, дияргә була. Соңгы карар гына чыкмады. Җәмәгать утырышчылары аларны гаепле дип таныды. Прокурорлар зур срок таләп итте. Мәхкәмә нинди карар чыгарыр, көтәбез. Карарның 13-14нче февральдә булуы мөмкин”, ди Камаледтинов.

Гамир абый, “Челны лтд” газетасы “Террорист №1” дигән, “Новая газета” да яңа язма чыкты. Моңа карашыгыз нинди?

“Мондый язмалар тикшерү эшләре, мәхкәмә башланганчы да күп булды. Анда дөреслек юк. Шулай да “Новая газета” ның соңгы язмасында хокук яклаучыларның безнең якта булуы күренә. Анда беркадәр дөреслек бар. Тикшерү эшләренең басым астында баруы әйтелә”.

Мәхкәмәгә кадәр гаепләү белән язган Чаллының “Час” газетасын мәхкәмәгә биргән идегез, нәтиҗә нинди?

"Әйе, бирүен бирдем. Шулай да ота алуыма ышанмадым."

“Новая газета” хәбәрчесе Ирина Бороган җинаятьләрне санау белән бергә үз фикерен дә белдерә:

“Сорау туа: Ни өчен бу кешеләрне үз гаепләре буенча, ягъни корал саклаган өчен, кеше үтергән өчен хөкем итмәскә? Конституцион хакимиятне бәреп төшерү максатында глобаль заговор тарихы ясарга кирәк идеме? Нәтиҗәдә, ниндидер оешмада булуы өчен генә гаепләнгән, ләкин бер генә теракт та ясамаган кешеләр төрмәгә китәчәк”.

Татарстанда “мөселманнар эше” моның белән генә бетми әле. “Хизб-ут-Таһрир” оешмасына кергән дип гаепләнүче тагын 13 кеше хөкем карарын көтә.
XS
SM
MD
LG