Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госман Исхакый: Бар мөфтиләргә дә урын түрдән


Госман хәзрәт Исхакый, 1998 елда бар мәхәлләләрне дә берләштереп яңа мөфтият оешкан иде, ди.
Госман хәзрәт Исхакый, 1998 елда бар мәхәлләләрне дә берләштереп яңа мөфтият оешкан иде, ди.

Казан мөфтияте унеллыгына Уфадан мөфти Тәлгатъ Таҗетдин килми. Мәскәүдән Равил Гайнетдинне һәм казанлы Габдулла Галиулланы көтәләр.

Моннан ун ел элек Татарстанда үзара ярышып һәм ызгышып эшләүче ике мөфтият бар иде. Шуларның берсе - 1992 елда бәйсез Татарстанга бәйсез мөфтият дип оешты, икенчесе исә - патша-совет чорыннан калган Уфа мөфтияте бүлекчәсе булды. Аларны 1998 елда берләштереп яңа нәзарәт оештырдылар. Бу уртак нәзарәт бүген Татар җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте дип атала. Казанда шул уңайдан пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә Русия мөфтиләре шурасы утырышы да булачак.

Бу нисбәттән Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый сишәмбе көнне матбугат җыелышы үткәрде. Мөфтият башка рәсми оешмалар кебек үк аны “Татмедиа” агентлыгы бинасында ясады. Җурналистлар аны уналты ел элек үк оешкан беренче Татарстан мөфтияте һәм аның мөфтие турында сорады. Татарстан мөфтилеге 1992 елда ук корылды бит. Ә бүгенге мөфтият 1998 елдан гына тарихын исәпли. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый түбәндәгене сөйләде:

“1992 елда назәрәт Габдулла хәзрәт Галиулла юлбашчылыгында оешты. Мин дә аның эшендә катнаштым. 1998 елда исә бар мәхәлләләрне дә берләштереп яңа мөфтият кордык. Габдулла хәзрәт кебек булган, ул вакытта оештыру корылтае эшендә катнашкан һәркемне Мөфтиләр шурасы белән очрашуга чакырдык. Аларга урын түрдән. Без беренче көннән үк, тыныч һәм берләшеп эшләү шартын алга куйдык.”

Госман хәзрәт Исхакый беренче мөфти Габдулла Галиулланың да татар динияте тарихында зур урын алуын искәртте. Тик барыбер Татарстан мөфтияте Уфа мөфтияте белән Мәскәүдә урнашкан мөфтиләр шурасы арасында чын күпер була алмаган. Унеллыкка Уфадан мөфти Тәлгатъ Таҗетдинны да чакырырга теләгәннәр. Тик мәскәүлеләргә бу фикер ошамаган. Шулай иттереп Татарстан мөфтиенә кунакка Мәскәүдә яшәүче Русия мөселман лидерларының берсе Равил Гайнетдин генә килә.

Әлбәттә, Гайнетдиндә, әле дә йөзләрчә мәхәлләне тотып торучы Таҗетдиннән аермалы буларак, аңа караган мәчет-мәхәллә күп түгел. Аның каравы, ул инде күптән Тәлгатътән киткән, асылы татарныкы саналган мөфтиләрнең шурасы рәисе. Һәм бу шурада Татарстан мөфтияте әйдаман вазыйфасын да башкара икән.

Ни өчен Казан динияте башкаларга үрнәк була ала? Бу турыда фикерен Татарстан башкаласындагы Русия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рафыйк Мөхәммәтшин сөйли.

Рафыйк Мөхәммәтшин: Мәчеткә татар кешесе аз йөри.
“Беркайда бездәге кебек камил диният һәм дәүләт мөнәсәбәтләре юк. Алар мәхәлләләрдән башлана, мөхтәсиб, казыят, мөфтияткә кадәр үсеш алды. Белем бирүдә дә якшәмбе курсларыннан алып югары дини белем бирүгә кадәр системаны алып торган башка бер төбәк күренми.”

Шулай да журналистлар ислам дөньясыннан татар теле юкка чыгып баруын күрә. Бу нисбәттән муллалар - татар милли зыялысын, зыялысы - мулласын орыша икән. Зыялы да, диндар да булган Рафыйк Мөхәммәтшин да Татарстаннан читтәге элек татарлар корган мәхәлләләр һәм мәчетләрдә татар теленең генә түгел, татар муллалары юкка чыгуын күрә.

“Элек Русия шәһәрләрендәге мәчетләрдә татар имамнары иде. Бүген инде мәчеткә татар кешесе аз йөри. Андагы таҗик яки дагыстанлы үз имамын күрергә тели. Шуңа күрә татар имамнары да аларга урысча вәгазь укый. Мәчеткә йөрүче аз-маз санлы татар егет-кызлары да урысча сөйләшә. Безнең РИУга укырга килгәннәре дә урысча сөйләшә. Туган телгә булган битарафлыкны да, дингә булган битарафлыкны да бер муллалар гына җиңә алмый.”

Татарстанда сәвит чорында да татарча эшләгән мәчет картлары бүген аптырашта. Җитмеш-сиксәндә булган һәм туган телен аеруча үз иткән, күңеле белән хәтта милләтче булган мәчет картлары да татар теленнән ваз кичәргә мәҗбүр. Моңарчы сүздә татар теле - дәүләт теле саналса да, татар телендә документларны дәүләтнекеләр түгел, ә дәүләттән аерылган мәчет тутыра торган булган. Тик аларга да “чират җиткән” инде: Татарстандагы татар авылындагы татар картлары татар мәчетендә никах кәгазләрен урысча тутырырга тиеш икән.

Татарстанда да туган телне мәчеттә саклый алмагач, читтә, урысча сөйләшә торган урында татар телен саклау шикле әйбер яки хыял гына булып күренмиме? Бу турыда бәхәскә мөфти урынбасары Вәлиулла Ягъкуб та кушылды.
Вәлиулла Ягъкуб: Безне генә гаепләмәгез.

“Бездә зур проблема бар. Элгәре документларны татарча яза идек. Бүген теркәлү һәм салым органнары бу документларны кабул итми. Хәтта имамнарга шәһадәтнамәләрне дә урысча язарга кушалар. Кәгазьләрне кабул итмәүләрен федераль кануннар өстенлеге белән аңлаталар. Бу үз чиратында, аеруча авылда, гомер буе татарча аралашкан татар муллаларында ризасызлык хисен уята. Безне генә гаепләмәгез. Безнең вәзгыятне үзгәртүне сорап федераль идарәләргә дә яздык. Тик сезнең ярдәмнән башка булмый”.

Эшләр болай китсә, тиздән муллаларга вата-җимереп вәгазне дә урысча укырга кушмаслармы? Китаплар кебек үк вәгазләрне дә "федератив кануннарга туры килергә", "Русия бөтенлеге һәм тынычлыгына хезмәт итәргә тиеш", "татар теле дуслык хакына корбан булырга тиеш" дип тыйсалар, ни эшләрләр? Ун елда мөфтият, "дәүләт белән берләшә алдым, Кама артындагы экстремист дип саналучы мөселманнарны иярли алдым", ди. Тик мөфтиятнең Русия кануннарын үзгәртү мөмкинлеге юк. Мөфтинең урынбасары бу очракта яклауны җәмәгатчелектән эзли.
XS
SM
MD
LG