Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия – һиндстан сәүдә һәм инвестиция форумы дәвам итә


13 февраль көнне Һиндстанның Дәһли шәһәрендә Русия – һиндстан сәүдә һәм инвестиция форумы үз эшен дәвам иттерә.

Русия премьер-министры Виктор Зубков, икътисад министры Элвира Нәбиуллина бергә форумда Татарстанның сәүдә сәнәгать министры Александр Когогин, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнаша. Чәршәмбе көнне Александр Когогин форум мөнбәреннән чыгыш ясап, Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләде.

Ә премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Һиндстанның мәдәният һәм туризм министры Амбикә Сони белән очрашты. Бу сөйләшү барашында мәдәни багъланышларда Татарстан компонентын катнаштыру, “Алтын мөнбәр” фестивалендә һинд киноларын күрсәтү, танылган һинд артистларын Казанга чакыру кебек үз-ара хезмәттәшлек турында сүз алып барылды.

Нәтиҗәдә форум кысаларында Һиндстан белән Татарстан элемтәләре дә каралып, икътисад, мәдәният өлкәсендә берничә килешү төзелде. Татарстан вәкилчелеге Казанга 14 февраль каичен кайтыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG