Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Валентин көнендә Казанда "Вәли көне" билгеләнде


"Татар радиосы"ның Изге Валентин көне уңаеннан Казан урамнарында йөргән автобусы
"Татар радиосы"ның Изге Валентин көне уңаеннан Казан урамнарында йөргән автобусы

Изге Валентин көне Казанда да зурлап үткәрелде. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә йөрәк рәвешендә ясалган вак-төякләр күп сатылды, казаннар бер-беренә мәхәббәт белдерде.

Татар FM радиолары берсен-берсе уздырып, мәхәббәткә дан җырлады. Әйтик, “Татар радиосы” әлеге мәхәббәт көнен үзенчә “Изге Вәли көне” дип атады. Һәм пәнҗешәмбе иртән төрле төстәге шарлар һәм тасмалар белән бизәлгән аутобус шәһәр буенча казанлыларны гашыйклар көне белән тәбрикләп җырлар уйнатты. Кичен исә татар яшьләре Казанның иң дәрәҗәле, кыйбатлы клубларында җыелачак. Гашыйклар көне уңаеннан “Эрмитаж”, “Пирамида” күңел-ачу үзәкләрендә, “Out Hall” клубында татар дискәтүкләре оештырыла.
XS
SM
MD
LG