Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез Путин эшчәнлегеннән канәгатьме?


Пәнҗешәмбе көнне Мәскәү Кремлендә Русия президенты Владимир Путин журналистлар белән очрашу вакытында, 8 ел эшчәнлеген ничек бәяләве турындагы сорауга да җавап бирде. Владимир Путин социологлар мәгълүматларына таянып, Русия халкы аның эшчәнлеге белән канәгать булуын белдерде. Шушы сорауга Казан урамнарындагы җаваплар менә ничек булды.
- Канәгать, бик яхшы президент булды. Рәхмәт яусын аңарга. Халык яхшырак яши башлады. Башка президентларга караганда үзен яхшы яктан күрсәтте.
- Бераз алга үзгәреш бар, тормыш үзгәрде, яшәргә җиңелрәк була башлады, эшләгән хезмәт хакын алып була, пенсияләр вакытында алабыз.
- Канәгать, хөкүмәт көчләнде, үзәкләштерелде.
- Гамил Авзалның шундый матур сүзе бар: Чүбек чәйнәп май чыкмый - эшләргә кирәк.
- Куш тырнакларда бик канәгать, чөнки 8 ел дәверендә безнең тормышыбыз яхшырмады. Бәяләр артканнан артты. Без шуның өчен канәгать булырга тиешме?
- Әлбәттә, Русия өчен Путинның президент булуы әйбәт инде. Ләкин Татарстан халкы өчен, гомүмән татар халкы өчен ул зур эшләр эшләмәде. Бердән, безнең Конституцияне бетерде, үзгәртте. Икенчедән, милли көрәшне, милли азатлыкны ул уйлады илгә каршы көрәшә торган кешеләр, дип. Гел урыс милләтен генә күтәргән җитәкче безнең Русия өчен кадерле һәм зур була алмый.
- Үзенә килгәндә кеше буларак, урыслар беренче мәртәбә Русия дәүләтендә күрделәр аракы эчмәгән, исерек булмаган президентны. Аек акыллы, камил кешене күрделәр. Әкрен генә сәйләшергә өйрәнде, аны беренче күрүдә төссез, нурсыз кеше, дип әйтәләр иде. Чөнки ул гомер буе шпион булып эшләгән. Путин менә чын шпионның көзгесе. 8 ел буе урыс дәүләтен күтәргән кешегә, без бөтенләй хөрмәтсез була алмыйбыз. Чөнки Русия ул урысларныкы гына түгел, ул безнең җиребез, безнең илебез, безнең дәүләтебез.
- Канәгать, аның сәясәтен хуплыйм. Бик шат булырбыз әгәрдә Медведевка ышаныч белдерсәләр.
- Миңа бик җәл Путинның президентлыктан китүе. Бала таптым, 8 мең акча түләделәр бала табуга бер мәртәбә, аннан ай саен 3800 сум биреп баралар.
- Мин Путинның үзе президент булып калуын телим.
- Канәгать. Мин Путинга ышанам. Аңа ышанганга, Медведевка да ышанам. Үзе калса, бик әйбәт булыр иде.
- Аның сәясәтен хуплыйм. Бөтен демографик проблемага игътибар артты. Бер начарлыгын күрмәдем .
XS
SM
MD
LG