Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре эшче халыкны авыллардан эзли


Арча халкы Казандагы эш белән кызыксына
Арча халкы Казандагы эш белән кызыксына

Башкалада барлыгы 10 мең эш урыны буш тора. Казанлылар кара, авыр эшкә бармый, ә читтән килгән мигрантларны ширкәт җитәкчеләре алырга бик теләми. Хәзер эшче халыкны авыллардан эзлиләр.

Казанда 900ләп автобус йөртүче җитми, тагын 400 дән артык билет тикшерүче кирәк. Башкалада махсус әзерлеге булмаган кешеләргә барлыгы 10 мең эш урыны буш тора. Казанлылар бу эшкә бармый, ә читтән килгән мигрантларны транспорт ширкәтләре җитәкчеләре алырга бик теләми. Казан транспорт комитеты башлыгы әйткәнчә, шәһәрдә Таҗикстан, Үзбәкстаннан килгән 350 ләп шофер эшли инде. Казандагы җитәкчеләр, мигрантлар русча һәм татарча юньләп белми, аларның документлары белән дә мәшәкать күбрәк, ди. Хәзер транспортчылар 20-25 меңлеп эш хакы белән кызыктырып, эшләүчеләрне авыл-районнардан эзләп йөри. Беренче шундый сәфәр Питрәч районы Шәле авылына булса, соңгысы Арча район үзәгенә ясалды. Район җитәкчелеге исә, эшче кулларның калага китүенә бер дә шатланмый.

“Азатлык” радиосы үткәргән "Ачык микрофон" сәхифәсендә бер ханым, мигрантларга ишәрәләп, үзебезнекеләргә дә эш юк дип әйткән иде. Хәзер инде тулы ышаныч белән үзебезнекеләргә эш бар, дип әйтеп була. Рәсми саннарга караганда, Казанда барлыгы 10 меңләп эш урыны буш тора. Аерым алганда, транспорт өлкәсендә бер меңләп автобус йөртүчесе урыны, 400дән артык билет сатучы урыны буш тора. Арча районының сәнгать мәктәбендә оештырылган очрашуда шушы буш эш урыннарын алырга чакырдылар. Анда Казандагы автобус ширкәтләре, трамвай, троллейбус, метро оешмалары, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары үзләре белән таныштырды, аларның кадрлар бүлеге вәкилләре кызыксынучылар сорауларына җавап бирде.

Менә мәсәлән 4нче АТП оешмасының кадрлар бүлеге башлыгы Әлмира Фирдәүс кызы болай ди: “Безгә машина йөртүчеләр кирәк, ир-атлар, иртүк торырлар инде, эш иртәнге 5тә башлана, кичке 11дә - бетә.”
Автобус йөртүчеләргә 20-25 мең сумга кадәр түлибез дип кызыктыралар, яшәп торарырга тулай торак, авырган һәм ял иткән вакыт өчен дә түләү вәгъдә ителә.
Арчадан Фаил Шәмсетдинов Казанга барып эшләргә җыена
Арча районының бер авылыннан килгән Фаил Шәмсетдинов Казанга китеп, автобус йөртүче булып эшләп карарга уйлаган. “ Эш эзләп килдем, була дип әйттеләр инде, безгә Казан якын бит инде, мин аны барып йөреп тә эшли алам, үземнең машинам бар, акчасын гына түләсеннәр, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, мин үзем авылдан, минем авылда эшлисем килми, анда акча юк”- ди Фаил Шәмсетдинов.

Казаннан килгән кунаклар янында ике ханым тора, алар үзләренә, ирләренә яраклы эш турында сораша. Автобус йөртүче эше аларны да кызыктырды. Гөлфия ханым Файзрахманова “Азатлык” хәбәрчесенә үзенең дә, тормыш иптәшенең дә эшсез калуын әйтте. Ул элегрәк төзелештә эшләгән. Бу эш урыннары ярминкәсендә ул үзенә эш таба алмаган, ә шофер иремә, Казанда эш табу бәхете елмайды бугай, диде ул.

Эш урыннары кыскартылды да, эшсез калдык инде. Төзелештә эш сәгатьләре озак, эше авыр, түләве аз. Иптәшемне Казанга җибәрәбез инде, икебез дә өйдә утыра алмыйбыз. Балаларым да бар, алар төзелештә эшли. Эшне элегрәк эзләп караган идек, Казаннарга кадәр барып караган идек.” - ди Гөлфия ханым.
Арчадагы сәнгать мәктәбенең залында, Казаннан килгән җитәкчеләр, оешмалары турында нотык тотты, кешеләрне Казанга эшкә килергә өндәде. Казан шәһәр идәрәсенең транспорт комитеты башлыгы транспорт ширкәтләрендә йөртүченең уртача эш хакы 15-17 мен сум, диде. Элегрәк игълан ителгән 20-25 меңлек керем ул оешмасына карап һәм аеруча тырышып эшләүчеләргә түләнә икән. Билет сатучыларга аена 10-12 мең вәгъдә итәләр.

Ләйсән Гатауллина трамвай йөртүче булырга хыяллана
Арчадагы сәнгать мәктәбендә җыештыручы булып эшләгән Ләйсән Гатауллина да берничә өстәл янына килеп караган, әмма күңеленә ятышлы эш әлегә таба алмаган. Ул трамвай йөртүче булырга хыяллана икән. “ Шофер булу безгә бармый инде, билет сатучы шулай ук читен эш, аны йөреп эшләргә туры килергә мөмкин, анда тору урыны кирәк, минем эшем бар, әйбәт, зарланмыйм, күңелемә ошый, дөресен әйткәндә, хезмәттәшләрем әйбәт монда минем, минем белгечлегем - пешечке, монда мин җыештыручы булып кердем, сайлау мөмкинлеге булса һәм кыюлыгым җитсә мин трамвай йөртүче булып эшләргә барыр идем, күңелле бит инде, бар бит инде хатын-кыз йөртүчеләр дә, менә моңа барыр идем үзе, тик кыюлыгым җитмәс иде дип уйлыйм.” - диде Ләйсән.



Арчадагы әлеге очрашуда трамвай-троллейбус идарәсе дә эшләүчеләрне эшкә чакырып торды. Кечкенә кыз үстерүче Ләйсән Гатауллина әле тәвәкәллеген җыйса, мәктәптә соңгы елын укучы Рүзәл Абдуллинның киләчәккә анык план инде бар.
Ул Казанга барып, анда укырга керергә җыена, автобус йөртүче булып эшләү аны кызыктырмый. “Укып бетергәч хәрби-артиллерия мәктәбенә керергә тырышачакмын, автобус йөртү мине алай ук кызыктырмады, минем кечкенәдән үк хәрби буласы килә иде”- ди Рүзәл.



Казаннан килгән җитәкчеләр чакыруы беләнме, әллә үз теләге беләнме, Арча районы халкы болай да инде даими рәвештә Казанга эшкә йөри. Арча муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рамил Гафуров әйткәнчә, инде хәзер ук, көн саен Казанга баручы электр поездлары Арчадан тулып китә.

Халыкның башка җиргә китеп эшләве күңелсез хәл, әмма берничә елдан, халык кире кайтыр, дип өметләнә Арча район җитәкчеләренең берсе Рамил Гафуров.

Кешенең Казанда яки башка районда эшләүдән безгә бер нинди файда юк, ул бит эш хакын монда алып кайтса да, салымнарын эшләгән җирдә калдыра, ә безнең район бюджеты шушы физик затлар түләгән салымнардан туплана, шул яктан бу безгә зур зыян китерә, бүгенге көндә Арчада зур җитештерү оешмалары ачылу күренми шикелле, шуңа күрә кешенең каядыр эшкә урнашуы кирәк. Чынлап торып эшсез кешеләр юк диярлек, рәсми теркәлгән эшсезләр саны 0,7% тирәсе.
Бернинди рәсми исәпләүгә кермәгән эшчеләр дә бар. Күпме халык Казанда эшли. Хәзер авыллардан да бик күп йөриләр, иминлек саклау оешмаларында, төзелештә, халык эшсез түгел, кешеләрнең яшәешен күзәтсәң, гел алга барабыз, ипотека белән фатирлар төзибез, сатып алу сәләте арта. Халыкның Казанга эшкә китүе күңелле хәл түгел инде, әмма мин аны очраклы килеп чыккан хәл дип кенә карыйм. Киләчәктә, 2-3 елдан соң, Казан шәһәре аларны кысып чыгарачак, алар кире кайтыр дип уйлыйм, авыл хуҗалыгына да инвесторлар керә, алар бүгенге көндә җитештерүне көйләп кенә маташа, яңа технологияләр килә, бездә дә бу эш бара инде. Киләчәктә эш урыннары булыр
.” – дип аңлатты Арча район җитәкчеләренең берсе Рамил Гафуров.
XS
SM
MD
LG