Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Үзәк Азияда


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Үзәк Азия сәфәре кысаларында бүген Кыргызстанда булды. БМО башлыгы төбәктә кеше хокуклары торышын күзәтә. Сожгы вакытта Кыргызстанда бәйсез медиага басымнар арта бара.

БМО башлыгы Бан Ги Мун Кыргызстанда бәйсез медиага булган басымнар сәбәпле, ил рәсмиләрен тәнкыйтьләде. Ә Кыргызстан Үзәк Азия илләре арасында, элек демократия юнәлешендә иң алга киткән ил буларак исәпләнә иде.

Төбәктәге кеше хокуклары торышын кайгырткан Бан Ги Мун Үзәк Азия сәфәрен Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Казакъстанда дәвам итәчәк.

"Уңышка омтылган илдә кеше хокукларын саклау БМОның төп принцибы булып тора. Ләкин соңгы арада кеше хокуклары торышы начарая бара. Тагын бер кат искә төшерәм, кеше хокуклары, сүз һәм матбугат иреге сакланырга тиеш", дип әйтте кыргыз парламентында чыгыш ясаган БМО башлыгы.

Бишкәк урамнарында протест чаралары

Теге яктан Пан Ги Мун сәфәре, төбәктәге кеше хокуклары активистлары һәм оппозиция тарафдарларына зур этәргеч булды. Алар кеше хокукларын бозу очракларына игътибарны юнәлдерү максатында урамнарда протест чараларына чыкты.


Бишкәк парламент бинасы алдында җыелган халык "азатлык" һәм "яклау" таләп итте.

Хөкүмәттән бәйсез оешмаларны җитәкләгән элекке президент намзәте Токтайм Уметалиева, илдәге соңгы вәзгыять турында болай белдерде:

"Болай барса хакимият рәсмиләре белән халык арасында бәрелешләр дә булуы ихтимал, бу безне бик борчый. Бу мәсьәләгә чишелеш табу кирәк. Моны ил президенты Курманбәк Бакиев үзе хәл итәргә тиеш", диде ул.

Ә оппозиция җитәкчеләреннән һәм шулай ук президентлыкка дәгъва белдергән Тимер Сариев та Кыргызстанда бәйсез журналистларга карата басымның аруын белдерә.

"Рәсмиләр нәрсә генә әйтмәсен, бәйсез матбугат чараларына басымнар арта. Бүгенге протест чараларының максаты халыкара җәмәгатьчелекнeң игътибарын бу мәсьәләгә арттыру. Бу шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына һәм оппозиция тарафдарларын яклау уңаеннан уздырыла", диде.

Медиага басымнар

БМО башлыгының сәфәре алдыннан кыргыз полициясе җирле ТВ каналында тентүләр оештырып, җиһазларын кулга алды һәм эфирны туктатты.

Шулай ук март аенда Кыргыз мәхкәмәсе оппозиция яклы ике газетка 110 мең доллар акча җәзасы бирде. Сәбәбе - басмада Бакиевны мыскыллаган мәкаләләр чыгуы.

Халыкара журналистларны яклау оешмасы җомга көнне, "хакимиятнең системалы рәвештә ватандашларының ирекле һәм оппозиция хәбәрләреннән мәхрүм итү" адымына тирән борчылу белдергән иде.
XS
SM
MD
LG