Accessibility links

Урлашуга юл калмасын


Универсиада корылмалары һәм җиһазларына дәүләт заказларын ясаганда урлашу булмаячак. Яңа электрон система акчаның ничек тотылганын күзәтәчәк.

Бу турыда сишәмбе журналистларга Татарстанның “Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәмөбәкара элемтәләр агентлыгы” башлыгы Яков Геллер әйтте.

Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәлә турында республикага илнең хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин килгәннән соң уйлана башлады. Казанда булганда ул, Универсиада корылмаларының төзелешен тикшереләчәк, дигән иде. Шушы көннәрдә Русия хөкүмәтенең Татарстанга Универсиадага әзерләнер өчен 7 миллиард сум бирүе, җаваплылыкны тагын да арттыра.

Яков Геллер сүзләренчә, дәүләт заказларын ачык итү һәм бу заказларда күбрәк Татарстан җитештерүчекләрен катнаштыру максатыннан республикада, президент Миңтимер Шәймиев боеруы белән 1 апрельдә электрон сәүдә мәгълүмати система (ЭТИС) булдырылган. Универсиада өчен дәүләт заказлары да әлеге система аша башкарылачак, ди ул.

“Универсиада корылмаларын төзүгә кагылган һәрбер килешү әлеге сәхифәдә эленеп торачак. Төзүче ширкәт үзе башкарырга җыенган эшләрне сәхифәгә язып элми икән, килешүдә тиешле имза булмаячак. Имза булмаса, аңа бер тиен дә түләнмиячәк. Шунда ук җәмәгатьчелек һәм тикшерү идарәләре корылманы төзүче һәм төзетүче турында мәгълүмат ала алачак. Сәхифәдә теләгән кешеләр хәтта корылманы төзергә күпме шөреп, кирпеч, кадак киткәнен дә белә ала”, ди Геллер.

Моннан тыш ул ЭТИС системасының 1 июльдән федераль кирәк-яракларга аукцион үткәрү җирләренең берсе булып тора, ди. Ул Универсиада эшләре белән генә шөгыльләнми, билгеле. Бүгенге көндә системада 22000 товар теркәлгән. Әмма әлегә бу аз, ди җитәкче. ЭТИСта 78000 килешү теркәлгән. Аларның 7%ы гына Татарстан ширкәтләренә туры килә.

“Төп максатларның берсе - Татрастан товарларын таныту. Сатып алучылар республикада җитештерелгән товарны алмаса, аның сәбәбен белергә тырышабыз: бәя кыйбатмы, сыйфаты начармы, әллә сатуда юкмы. Соңрак махсус күзәтүчеләр төркеме әлеге җавапларны тикшереп билгеле нәтиҗәләр чыгарачак.”

Яңа системада Универсиада корылмаларын төзү буенча килешүләр генә түгел, ә юлларны һәм йортларны төзекләндерү эшләре ничек барганын, нинди ширкәт бу эшләр белән шөгыльләнгәнен, нинди җиһазлар алынганын да тикшереп була. Торакны төзекләндерү тармагына 10 миллиард сум бүленде. ЭТИСта 1,5 миллиард бәяләнгән килешүләр төзелгән.

Универсиада корылмаларын төзегәндә дә җәмәгатьчелек бу эшләрне күзәтеп тора алачак.

Билгеле булганча, Казанда Универсиадага 64 корылма төзелергә ниятләнә. Аның 29ы федераль үзәк хисабына төзелергә тиешле. Бу эшләрдә Русия җитәкчелеге актив катнашкач, Универсиадага якынайган саен үзәктән тикшерүләр ешаячак, ди белгечләр. Инде 10 июльдә Казанга Универсиада уеннарын оештыру комитеты җитәкчесе, Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шуваловның килүе көтелә. Ул Универсиада корылмаларында төзелеш эшләренең барышын тикшерәчәк.

аудио :Халык моңа ышанамы?

XS
SM
MD
LG